Кукмарада яшь гаиләгә торак шартларын яхшырту өчен сертификат тапшырылды
Республикада «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы республиканың Яшьләр эшләре министрлыгы аша тормышка ашырыла.
Кукмарада «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы уңышлы эшләп килә. Бүген район башлыгы Сергей Димитриев әлеге программа кысаларында бер яшь гаиләгә торак шартларын яхшырту өчен сертификат тапшырды һәм аларга үзләре теләгән, яхшы йорт яки фатир сатып алып, анда куанып яшәүләрен теләде. Үткән ел әлеге программа нигезендә ике гаилә торак шартларын яхшырта алган иде.
Сертификат тапшыру тантанасына Зур Кукмарадан Ләйлә һәм Нияз Нәҗиповлар килде. Хәзерге вакытта алар Алабуга шәһәрендә яшиләр икән, үзләре исә Зур Кукмара авылында теркәлгәннәр.
— Бу программа, аның үзенчәлекләре турында танышларыбыздан ишетеп белдек. Балабыз туганнан соң, Кукмараның спорт һәм яшьләр эшләре идарәсенә шалтыратып, тагын да тулырак белештек. Безгә барысын да аңлаттылар, шуннан соң документлар җыеп карарга булдык. Үзем башка төбәктән булганга, документлар туплау бераз озаграк тоелса да, ике атна эчендә барысын да җыеп тапшырдык. Бу — яшь гаиләләргә үз куышын булдыру өчен зур ярдәм. Без, мәсәлән, ипотека алдык, кемдер йорт салырга яки сатып алырга, әлеге сумманы беренчел кертем буларак файдаланырга мөмкин, — диде Ләйлә, кичерешләре белән уртаклашып.
Илсур Кәшәпов район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе:
«Республикада «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы республиканың Яшьләр эшләре министрлыгы аша тормышка ашырыла. Аның төп асылы торак бәясенең 35 проценты күләмендә (баласы булганнарга) һәм 30 проценты күләмендә (баласызларга) кире кайтарылмый торган дәүләт субсидиясе бирелүдән гыйбарәт. Әлеге сумма гаиләдәге балалар санына карап төрлечә булырга мөмкин. Компенсацияне алу өчен торакка мохтаҗ булган, ире дә хатыны да 35 яшькә кадәрге барлык яшь гаиләләр дә гариза тапшыра ала. Бу акчаларны подрядчы оешма аша йорт төзегәндә, икенчел йорт яки фатир сатып алганда һәм, документларны тапшырып, чиратка басканнан соң, яңа алынган ипотеканы каплау өчен файдаланырга мөмкин. Бу программа районда 2023 елдан башлап тормышка ашырыла. Беренче елны — өч, 2024-2025 елларда икешәр гаилә сертификатка ия булса, быел әлеге ярдәм тагын бер гаиләгә бирелде. Шулай итеп, барлыгы сигез сертификат тапшырылды. Бүгенге көндә шушы программага туры килүче 17 гаилә исәптә тора. Өч яисә аннан күбрәк баласы булган яшь гаиләләр исемлеккә беренче чиратта кертелә».

