Image

  • 63
  • 378
  • 40
  • 97
756 SHARES

Мәктәптә өй эшләрен ясалма фәһем тикшерә башларга мөмкин

16.04.2026 08:41 Тема

Татарстанда мәктәпләрдә өй эшләрен һәм контроль эшләрне тикшерү өчен ясалма фәһемнән файдалана башларга ниятлиләр. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов әйтте.

«Ясалма фәһем укытучыларны алмаштыра алмый. Әмма аларның эшен җиңеләйтә, аларга ярдәм итә алачак», – диде ул.

Рәмис Мөҗипов әйтүенчә, бөтен дөнья ясалма фәһем турында сөйләшкәндә, мәгариф системасы бу эштән читтә кала алмый. «Аерым алганда, өй эшләрен һәм контроль эшләрне тикшерү өчен ясалма фәһемнән файдалана башларга мөмкин», – диде министрның беренче урынбасары.

Похожие материалы