Image

  • 63
  • 378
  • 40
  • 97
756 SHARES

«Бәллүр каләм – 2026»: Татарстанның иң яхшы журналистлары һәм медиапроектлары билгеле булды

19.05.2026 15:53 Тема

Бүген, Татарстан матбугаты көнендә, Казанда XXIX «Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» республика журналистика һәм массмедиа бәйгесенә йомгак ясалды.

Тантаналы чарада 2026 елның иң көчле журналистлары, редакцияләре, блогерлары һәм медиапроектлары бүләкләнде.

«Журналистикадагы исем» номинациясе

Лилия Нургалиева («Хезмәт даны» газетасы)

Рамиль Гарипов («Яңа гасыр» ТРК)

«Иң яхшы район редакциясе»

«Лениногорск-информ»

«Питрәч-информ»

«Иң яхшы республика һәм шәһәр редакциясе»

«Татмедиа NEO» контент-үзәге

«Интертат» электрон газетасы

«Ел журналисты»

Елизавета Черкина («Казанские ведомости»)

Алия Хәйрутдинова («Яңа Гасыр» ТРК)

«Объектив аша караш»

Фирүзә Валиева («Идел-Идел» журналы)

Ленар Хәбибуллин (ГТРК «Татарстан»)

«Иң нәтиҗәле матбугат хезмәте»

Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Аларга шулай ук хакимият белән җәмгыять арасындагы диалогны ныгытуга керткән өлеш өчен махсус диплом тапшырылды.

«Иң яхшы блогер» Марат Әхмәтов

«Иң яхшы медиаблог» Гөлгенә Гыйльманова («Ватаным Татарстан»)

«Туган тел» Аделия Төхбәтова («Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең Казахстандагы хәбәрчеләр пункты)

«Ел медиапроекты» А. Дубицкая, Г. Фаизова, Г. Шигапова, Е. Аверьянова, Э. Минникаева, Ш. Багаутдиновтан торган иҗат төркеме

«Зов разума» хәйрия фонды проекты өчен бүләкләнде.

«Ел медиаперсонасы»

Эльмира Зарипова — Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры

Махсус номинацияләр

«Иң яхшы график дизайн» — ГТРК «Татарстан»

«Ватанны саклаучылар елы һәм Җиңүнең 80 еллыгын иң яхшы яктырту» — Эльмира Гайнетдинова («Чаллы-ТВ») һәм «Болгар радиосы»

«Гран-при»

Бәйгенең иң югары бүләге Резида Юсуповага — «Шәһри Чаллы» газетасының баш мөхәрриренә тапшырылды.