Татарстан интеллектуаль транспорт системаларын гамәлгә ашыру буенча лидерлар рәтенә кергән
Татарстан Республикасы Ярославль өлкәсе белән беррәттән интеллектуаль транспорт системаларын (ИТС) кертү буенча лидерлар рәтенә керде.
Бу хакта киңәшмәдә федераль юл агентлыгы (Росавтодор) җитәкчесе урынбасары Радик Фаразетдинов сөйләде, дип хәбәр итә Россия Хөкүмәте матбугат хезмәте.
«Росавтодор» башлыгы урынбасары сүзләренчә, «Алабуга» МИЗ территориясендә ИТС белән бәйле төрле элементлар сынала. "Акыллы" системалар светофорларның эшен юл хәленә карап автомат рәвештә җайга сала, юл хәрәкәте кагыйдәләренең үтәлешен камералар һәм хокук бозуларны теркәү системалары ярдәмендә контрольдә тота, машина йөртүчеләргә юл эшләре, һәлакәтләр, бозлавык һәм башка куркынычлар турында электрон табло һәм навигация сервислары аша хәбәр итә, шулай ук ашыгыч хезмәтләр эшенә ярдәм итә, дип санап китте ул аларның функционалын. Фаразетдинов сүзләренчә, ИТС кертү нәтиҗәсендә шәһәр мохите алдан белерлек була, юл һәлакәтләре ихтималы кими, юл хәрәкәтендә катнашучыларның уңайлылыгы һәм иминлеге арта.
"Акыллы" системалар хәзерге вакытта федерациянең 58 субъектында һәм аларның составындагы 66 шәһәрдә үстерелә. 66 шәһәрнең 20се инде ИТС җитлеккәнлегенең беренче дәрәҗәсенә җиткән. "Бу анда инде нәтиҗә бирә торган эшли торган система булдырылган дигәнне аңлата. Безнең киләсе максат-барлык 66 шәһәрне дә бу югары дәрәҗәгә чыгару", — дип аңлатты докладчы. Регионнарда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында аварияләрне киметүгә һәм юл инфраструктурасын яхшыртуга юнәлдерелгән чаралар буенча киңәшмәне РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин уздырды.
2025 ел ахырына Казанда «акыллы» светофорлар саны 256 га җиткән. Быел «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Татарстан Республикасы башкаласында тагын 12 светофор, Ә Яр Чаллыда биш светофорны модернизацияләргә тиешләр.

