Image

  • 63
  • 378
  • 40
  • 97
756 SHARES

Татарстанда ягулык белән бәйле хәлне контрольдә тоту өчен штаб булдырылды

17.07.2026 12:30 Тема

Татарстанда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән ягулык белән бәйле хәлне контрольдә тоту өчен штаб булдырылды. Аны ТР Премьер-министры Алексей Песошин җитәкләде.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, ягулык салу станцияләрендә чиратлар барлыкка килүгә ихтыяҗның кискен артуы сәбәпче булган, шул ук вакытта җитештерүчеләр ягулык запаслары һәм тәэминат җитәрлек дәрәҗәдә булуына ышандыралар.

Штабка түбәндәге бурычлар йөкләнде:

  • ягулык салу станцияләрендә ягулык булуын контрольдә тоту,
  • бәяләрнең нигезсез үсү фактларын тикшерү,
  • җәмәгать транспортын, ашыгыч ярдәм һәм коммуналь хезмәтләрне өзлексез ягулык белән тәэмин итү.

Республика халкына ажиотаж тудырмаска һәм ягулыкны кирәгеннән артык сатып алмаска киңәш ителә. Ягулык базарындагы хәл турында республика җитәкчелегенә көн саен хәбәр ителәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Похожие материалы