Image

  • 63
  • 378
  • 40
  • 97
756 SHARES

Пенсияне ничек арттырырга? Эксперт россиялеләр өчен иң нәтиҗәле ысулларны атады

18.07.2026 07:08 Тема

Россиялеләр үзләренең киләчәктә алачак пенсиясе күләменә алдан ук йогынты ясый ала.

Моның өчен берничә нәтиҗәле ысул бар. Бу хакта Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты доценты Людмила Иванова-Швец сөйләгән.

Эксперт сүзләренчә, иң уңышлы вариантларның берсе – хезмәткәрләр өчен корпоратив пенсия программасы булган компаниядә эшләү. Бу очракта эш бирүче мәҗбүри пенсия иминиятеннән тыш хезмәткәрнең шәхси пенсия счетына өстәмә акча күчерә. Нәтиҗәдә киләчәктә пенсия күләме дә арта.

Тагын бер мөмкинлек – озак вакытлы тупланмалар программасында катнашу. Әлеге программа кысаларында дәүләт гражданның шәхси кертемнәренә өстәмә акча өсти, бу тупланмаларның тизрәк үсүенә ярдәм итә.

Моннан тыш, дәүләтнеке булмаган пенсия фонды белән килешү төзеп, анда үз графигың буенча акча күчереп барырга да мөмкин.

Шул ук вакытта Иванова-Швец иң гади һәм иң ышанычлы юлның рәсми рәвештә эшләү булуын ассызыклый. «Ак» хезмәт хакы никадәр югарырак булса, кеше шулкадәр күбрәк пенсия коэффициенты (балл) туплый. Ә бу киләчәктә пенсия күләменә турыдан-туры йогынты ясый.

Эксперт фикеренчә, пенсия турында пенсия яшенә җиткәч түгел, ә хезмәт юлын башлаган чордан ук уйлый башлау киләчәктә финанс яктан тотрыклырак булырга ярдәм итә.