Image

  • 63
  • 378
  • 40
  • 97
756 SHARES

Биш ул анасы – Җәлилдән Индира Тюкинаның мәхәббәт һәм батырлык тарихы

06.03.2026 19:01 Человек и Закон
Биш ул анасы – Җәлилдән Индира Тюкинаның мәхәббәт һәм батырлык тарихы

Тормыш нигезен гаилә кыйммәтләре тәшкил итә.

Мәхәббәт, үзара аңлашу, бер-береңә ярдәм, терәк булганда, яшәүнең мәгънәсе бар. Җәлил поселогында гомер итүче Индира Тюкина биш ул тәрбияли. Аның гаилә тарихы – гади бер хатын-кызның рух көчен күрсәткән гыйбрәтле язмыш. Үзе белән шул хакта сөйләштек.

— Индира Әдиповна, күп бала анасы булу хакында хыялланган идегезме?

— Минем әти белән әни өйләнешкәндә, берсенең – ике кызы, икенчесенең улы булган. Уртак мәхәббәт җимешләре булып, мин туганмын. Шулай итеп, без дүрт бала үстек. Кияүгә чыгып, үзем дә күп бала тәрбияләрмен, дип, яшь чагында уйламаган да, хыялланмаган да идём. Әмма, язмыштан узмыш юк, диләр бит. Аллаһы Тәгалә мине биш малай белән бүләкләде. Әйе, чыннан да, мин аларны зур бүләк итеп кабул иттем һәм барысын да тигез яратам.

— Язмыш сынаулары аша да үтәргә туры килгән бит әле үзегезгә?

— Әйе, тормышның – үз кануннары. 2004 елда мин Әлмәт шәһәренең “Алсу” фабрикасына эшкә урнаштым. Шунда язмыш мине булачак ирем Андрей Тюкин белән очраштырды. Бер ел очрашып йөргәннән соң, без гаилә кордык. Мәхәббәтебезнең шаһиты булып, бер елдан улыбыз Герман дөньяга аваз салды. 2010 елда икенче батырыбыз – улыбыз Данил туды. Тик 2013 елда гаиләбезгә зур сынау килде – ирем яман чир белән авырый башлады. Бергәләп без аның белән көрәшә башладык, һич тә өметне өзмичә, авыруның иң катлаулы чорларын бергә үттек. Шуннан өченче балабызны алып кайтырга булдык. Тик язмыш яңа сынау әзерләгән булып чыкты. Ирем янә авырый башлады. Тагын хастаханә юлларын таптау, дәвалану башланды, тагы операцияләр аша үттек. Әмма өметне бервакытта да өзмәдек. 2015 елның гыйнвар аенда, гаиләбезгә шатлык өстәп, улыбыз Роберт туды. Иремнең операциясе дә уңышлы узган кебек иде. Тик... ел ярымнан без кадерле кешебезне югалттык. Бер ел алдан гына яраткан әтиемне соңгы юлга озаткан идек. Ә әнием 2009 елда ук бакыйлыкка күчте. Бу чорларны мин бик авыр кичердем, чөнки бар яктан да ятим калдым. Күңелдә бушлык сиздем, физик яктан да, матди дә кыенлыклар булды. Рәхмәт дус кызларыма, алар миңа зур ярдәм иттеләр, төшенкелеккә бирелергә ирек куймадылар. Балаларны ничек тәрбияләү генә түгел, ә ничек яшәү юлын да күрсәттеләр. Әлбәттә, улларым да зур терәк булдылар. Шул вакытта мин үземә шөгыль таптым. Курслар үтеп, тортлар бизәргә өйрәндем, кондитер эшен үзләштердем. Алда әле авырлыклар буласын яхшы аңлый идём, шуңа да карамастан, алар белән көрәшергә әзер булдым мин. Уллар үсә төшкән саен, шатлыклары белән бергә мәшәкатьләре дә арта торды. Әмма мин, Аллаһ ярдәме белән, бирешмәдем.

— Икенче тапкыр гаилә кору авыр булмадымы?

— Әйе, мин улларыма, үземә терәк булырдай ир-егетне очраттым һәм кабат кияүгә чыгарга булдым. Ул бүгенге көндә себер якларына китеп-кайтып эшләп йөри. Хәрби килешү төзеп, 2022 елда ярты ел махсус хәрби операция зонасында булып кайтты. Безнең уртак ике улыбыз – Эмир белән Амаль үсеп киләләр. Аларның берсенә – биш, икенчесенә өч яшь тулды. Шулай итеп, мин биш малайның әнисе булдым. Әлбәттә, җиңел булмаган чаклар да аз түгел, әмма бу – чын тормыш. Бу – күңелне тутырып торган хисләр һәм тәҗрибә. Бу балаларыңны яратырга һәм бергә уздырган һәр көнгә шатланырга өйрәнү мөмкинлеге бирә. Мин алар белән кабат елмаерга, яшәргә өйрәндем.

— Күп бала тәрбияләүнең берәр кагыйдәләре юкмы?

— Беренче бала тугач, хисләр, әлбәттә, гел башкача. Җаның-тәнең белән шул балага биреләсең, чөнки барысы да беренче тапкыр була бит. Икенче-өченче балалар туган саен, вакыт җитми башлаганын сизәсең. Берсе укырга китә, икенчесен бакчага озатасы... Иң авыры: балалар белән булган вакытның кыскара баруы. Алар кайталар да, тиз генә ашап, спорт секцияләренә китәләр. Олысы йөзү, чаңгы белән шөгыльләнде. Бүгенге көндә ул Лениногорскида политехник көллиятендә һөнәр үзләштерә. Яхшы укый, практика үткән оешмасына эшкә чакырганнар, хәзер эшли. Икенче улым да бассейнга йөрде, хәзер бокс белән шөгыльләнә. Ә Робертны чаңгы кызыксындыра. Кечкенәләрен дә бассейнга йөртергә исәпләп торабыз. Улларым, кич белән кайткач, ашыйлар да, дәрес әзерләргә утыралар. Көн дә шулай уза гомер.

Йорт салырга дип алынган участогыбызда төзелеш бара, анда тавыкларыбыз, этебез бар. Мин шунда барып кайтам. Аннан тортлар пешерәм. Аллаһка шөкер, балаларымны да кечкенәдән хезмәт белән тәрбияләдем. Ниндидер аерым кагыйдәләр бар, дип әйтмәс идём. Малайлар булуларына карамастан, алар идән дә юалар, кер дә үтүклиләр, ашарга әзерләргә дә ярдәм итәләр. Өйрәнгәннәре үзләренә тормышта кирәк булачак бит. Бер-берсен хөрмәт итәргә, якларга, ярдәм итәргә, юл куярга өйрәтәм. Дөрес, буш вакытлары булса, уйныйсылары, компьютер алдында, телефонда утырасылары килә. Алар – бала бит әле.

— Шулай да, иң авыры нәрсә?

— Бала тәрбияләү – бервакытта да җиңел эш түгел. Алтын урталыкны табып, баланы тәртипкә дә, эшкә дә өйрәтү мөһим. Бервакытта да баланың шәхес икәнен онытмау, төрле чакларда килеп чыккан ситуацияләрдән чыгу юлларын белү, үзара мөнәсәбәтләрне саклау кирәк. Кайвакыт авыр була, әмма төшенкелеккә бирелмибез. Бу – миңа бик мөһим.

— Гаилә традицияләрегез бармы?

— Башкалардан аерылып торган ниндидер ритуалларыбыз бар, дип әйтә алмыйм. Гадәттә, ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә бәлеш, коймак пешерәбез. Бергәләп туган көннәрне үткәрәбез. Бергә чакта рәхәт һәм күңелле.

— Күп балалы ана булу Сезне ничек үзгәртте?

— Дөресен әйткәндә, берничек тә үзгәртмәде. Шулай да балаларның һәркайсы өчен зур җаваплылык тоям. Аларның уңышлары белән горурланам. Кайчакларда: “Болар, чыннан да, минем улларыммы соң?” – дим. Бу күп нәрсә турында сөйли. Хәтта күңелем тула. Мин гаиләм, балаларым дип яшим. Буш вакытларымда спорт белән шөгыльләнәм. Минем һөнәрем – гади генә хуҗабикә, дип уйлыйлар. Ләкин минем бер көнемә ничә эш сыя. Чынлыкта исә, әни булу – иң авыр һәм иң рәхәт һөнәрдер ул. Балалар үсә, аларда синең тәрбияң, синең мәхәббәтең чагыла. Бүгенге көндә, Аллаһка шөкер, минем биш улым – биш бәхетем. Миңа булган иң зур бүләк – аларның шатлыктан көлүләре, мине кочып алулары, аларның миңа әйткән назлы сүзләре. Мин – дөньяда иң бай кеше, шуңа сөенәм һәм бик бәхетлемен.