Image

  • 63
  • 378
  • 40
  • 97
756 SHARES

1 сентябрьдән мәктәпләрдә ясалма фәһем түгәрәкләре эшли башлаячак

16.04.2026 09:39 Человек и Закон

2026-2030 елларга исәпләнгән Татарстанда ясалма фәһемне үстерү программасы кысасында, республикадагы инженерлык юнәлешендәге 100 мәктәптә ясалма фәһем түгәрәкләре эшли башлаячак. Бу хакта Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин әйтте.

Киләсе уку елыннан республикадагы инженерлык юнәлешендәге 100 мәктәптә ясалма фәһем түгәрәкләре эшли башлаячак. Программа 3,5 мең баланы колачлаячак дип фаразлана”, – диде министр.

Аның әйтүенчә, ясалма фәһемгә 5 нче сыйныфтан башлап укыта башлаячаклар. «5-6 сыйныфларда белем алучылар нейрочельтәрләр белән эшләргә – текстлар язарга, сурәтләр ясарга, презентацияләр эшләргә өйрәнәчәк. 7 сыйныфтан башлап укучылар ясалма фәһемгә нигезләнгән программалар төзеячәк», – диде Илья Начвин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Похожие материалы