Image

  • 63
  • 378
  • 40
  • 97
756 SHARES

Ике күрше- Баян Дәүләтов урамында матурлык тудыручылар

16.06.2026 08:43 Человек и Закон
Ике күрше- Баян Дәүләтов урамында матурлык тудыручылар

Актанышның Баян Дәүләтов урамы буйлап узганда, күзләр үзеннән-үзе бер матурлыкка тартыла. Яз җитүгә, биредә яшәүче күршеләр — Гүзәлия Сабирова һәм Рәҗәп Сәлахова йортлары каршында чәчәкләр диңгезе хасил була. Җәй буе шаулап чәчәк аткан бу гүзәллек юлчыларга күтәренке кәеф бүләк итә, ә кышын әлеге ишегаллары әкияти кар сыннары белән сокландыра. Шулай итеп, уңган күршеләр үз куллары белән туган якка ямь өсти, кешеләрнең күңеленә нур сибә.

Бу матурлыкның сере нидә икән дип, без дә алар белән якыннанрак танышырга булдык. Бүген юлдан үтеп барышлый, шушы соклангыч матурлыкны тудыручылар белән турыдан-туры сөйләшәсе килеп, капкаларын кактык. Рәҗәп апаның ишеге бикле булып чыкты, ә менә Гүзәлия апа үзенең яраткан эшләрен беразга калдырып, безнең белән бик җылы әңгәмә корып алды.

Чәчәкләргә мәхәббәт — балачактан

Гүзәлия апа әйтүенчә, чәчәк үстерүгә мәхәббәт аңа кечкенәдән үк сеңгән.

«Без күрше кызлары белән бергәләп, төрле чәчәкләр — бигрәк тә астралар үстереп, үзара ярышып үстек», — дип елмаеп искә ала ул.

Бүген исә аның капка төбе чын мәгънәсендә чәчәк бакчасы. Биредә нинди генә гөлләр юк — төрлелеге, төсләр байлыгы белән күз явын алырлык. Иң сокландырганы — бу матурлыкның барысы да аның үз кул җылысы белән тудырылган.

Игътибар һәм сабырлык — уңыш нигезе

Чәчәк үстерү — зур тырышлык, сабырлык һәм вакыт таләп итә торган хезмәт. Бу хакта сорагач, Гүзәлия апа болай ди:

  • «Яз җитүгә, чәчәкләр — беренче урында. Алар ныгып, үсеп киткәнче, бар игътибарым шунда була».

Яшь үсентеләр аеруча игътибар сорый. Алар тамыр җибәреп, ныгыгач кына хуҗабикә башка эшләргә күчә ала.

Гүзәлия ападан чәчәк һәм яшелчә ашлау серләре

Болай гына, махсус тукландырусыз андый куе һәм матур чәчәкләр үстереп булмый. Бакчачы ханым күпләр өчен файдалы булырлык сыналган рецептлар белән бүлеште:

  1. Чүпрәле (дрожжилы) су: Бочкада шикәр комы (песок) һәм чүпрә кушылган махсус су тора, аны әзерләргә балалары да булыша. Шикәр һәм чүпрә кушып әзерләнгән катнашма тамыр системасын ныгыта.

  2. Сөт һәм йод эремәсе — үсемлекләрне тукландыра, чирләргә каршы торучанлыгын арттыра.

  3. Даими тәрбия — якынча 10 көнгә бер тапкыр ашлау яхшы нәтиҗә бирә.

Бу ысулны ул чәчәкләр өчен генә түгел, бакчадагы кыяр һәм помидорлар өчен дә куллана. Нәтиҗәдә, яшелчәләр дә тиз үсә, иртә өлгерә һәм пешә. "Тәрбия кирәк бит чәчәккә дә, кешегә дә дигәндәй", — ди Гүзәлия апа.

Район тормышы белән бергә

Гүзәлия апа — район тормышын даими күзәтеп баручы актив укучы һәм тыңлаучы. Ул безнең сайтны, газетаны укый, радионы тыңлый, социаль челтәрләрдәге яңалыклар белән танышып бара. Безнең эшчәнлеккә биргән җылы бәясе — «Молодцы, кызлар!» — безнең өчен зур дәрт һәм илһам чыганагы булды.

Әңгәмә ахырында без Гүзәлия апаны үзе иҗат иткән чәчәкләр дөньясында фотога төшердек. Баян Дәүләтов урамына ямь өстәүче күршеләргә — Гүзәлия апага һәм Рәҗәп апага — ихлас рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез. Алар тудырган матурлык алга таба да кешеләрне сөендереп, илһамландырып торсын!