Image

  • 63
  • 378
  • 40
  • 97
756 SHARES

Республиканың кайсы пляжлары коену өчен яраклы булуын әйттеләр

29.06.2026 10:58 Человек и Закон

Җәенә күрә су коенырга атлыгып торучылар сирәк булса да, пляжларны әзерләү буенча эшләр дәвам итә.

Бүгенә республика буйлап урнашкан 24 пляжның җидесе генә су коену өчен яраклы дип исәпләнә. Зәй, Буа, Алабуга, Түбән Кама, Чаллы, Бөгелмәдәге Карабаш, Чистай пляжларына курыкмыйча су коенырга барырга була. Ә менә Казанда бер пляж да тиешле рөхсәт алмаган.

Судан 50 төрле инфекция күчәргә мөмкин. Тыелган урында су коенырга кыюлыгыгыз җитсә, моны истә тоту артык булмас, – дип кисәтә Роспотребнадзор хезмәте.