Пилотсыз системалар гаскәрләренә пешекчеләр һәм машина йөртүчеләр җыялар
Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итәргә теләүчеләрне җыялар.
“Пилотсыз системалар гаскәрләрендәге барлык вазыйфаларга яшь буенча чикләүләр гамәлдә булып килә: бары тик 18 дән 45 яшькә кадәр генә алабыз.
Дрон операторларыннан тыш, машина йөртүчеләр, пешекчеләр һәм техниклар кирәк. Алар өчен контракт та гадәтиеннән аерыла. Контрактны автомат рәвештә озайтырга ярамый, ә инде срогы тәмамланганнан соң хәрби хезмәткәр вазыйфасыннан китә ала. Контрактның минималь вакыты – бер ел. Хәрби хезмәтен төгәлләүче хәрби хәрәкәтләр ветераны статусына ия булып, тиешле барлык ташламаларны, түләүләрне алачак”, — дип сөйләде Казандагы контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев.
Исегезгә төшерәбез: 1 гыйнвардан Татарстанда Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләргә бер тапкыр түләүне 2,9 млн сумга кадәр җиткерделәр.
Илдә – иң югары түләүләрнең берсе, Идел буе федераль округында – бөтенәй дә иң зур түләү бу. Ике өлештән тора: 2,5 млн сумы Татарстан бюджетыннан бирелә, ә 400 мең сумын министрлык бирә. Моннан тыш, бүгенгә нәкъ менә Татарстанда СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән өч меңнән артыграк муниципаль акт кабул ителгән.

