Май аенда 12 ял көне булачак
Май ае 19 эш көненнән һәм 12 ял көненнән тора, дип хәбәр итә “ТАСС”.
Май бәйрәмнәре – Яз һәм Хезмәт, Җиңү бәйрәмнәре хисабына өстәмә ял көннәре барлыкка киләчәк. Бу бәйрәмнәрдә ике тапкыр: 1-3 майда, шулай ук 9-11 майда ял итәчәкбез.
8 майда эш көне озынлыгы 1 сәгатькә кыскара.
Май – елның калган айлары арасында эш көннәре саны буенча иң кыскасы.
Шул ук вакытта 2026 елның гыйнвары соңгы биш ел эчендә ял көннәре иң күп булган айга әйләнде: айның яртысыннан артыграгы яллар һәм бәйрәмнәргә туры килде. Чагыштыру өчен: 2023, 2024 һәм 2025 елларда 17 – эш, 14 – ял көне, 2022 елда 16 – эш, 15 – ял көне булган. Бары тик 2021 елның гыйнварында гына, 2026 елдагы кебек, 15 эш көненә 16 яшь көне туры килгән.

