Image

  • 63
  • 378
  • 40
  • 97
756 SHARES

Балалар өчен сим-карталар гамәлгә кертелә: мошенникларга каршы күреләчәк яңа чаралар билгеле

05.05.2026 07:57 Авторитетно

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин «МАКС»тагы каналында мошенникларга каршы көрәшүнең башлангыч йомгаклары, бу өлкәдә күреләчәк яңа чаралар турында сөйләп үткән.

Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, быел беренче кварталда мошенниклыкка бәйле җинаятьләрнең гомуми саны 18,3 процентка кимегән.

Аның әйтүенчә, бу күрсәткечкә закон чыгаручыларның нәтиҗәле эше ярдәмендә ирешелгән. Дәүләт Думасы 2025 елдан бирле киберҗинаятьчелеккә каршы 11 федераль закон кабул иткән.

Вячеслав Володин сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Дәүләт Думасында аферистларга каршы көрәшү буенча яңа чаралар карала. Алар түбәндәге саклану чараларын күздә тота:

  • халыкара шалтыраулар тамгалана: абонентлар телефон аша үзләренә чит илдән шалтыратуларын күрәчәк;
  • балалар өчен сим-карталар гамәлгә кертелә: балага мошенниклардан сакланылган сим-карта сатып алу мөмкинлеге пәйда булачак;
  • Дәүләт хезмәтләре порталына керү мөмкинлеген яңарту бары тик бик ышанычлы ысуллар нигезендә генә хәл ителәчәк.

Әлеге чараларның май аенда кабул ителүе күздә тотыла. Дума Рәисе басым ясап әйткәнчә, алар кешеләребезнең шәхси һәм финанс мәгълүматлары куркынычсызлыгын көчәйтү мөмкинлеге бирәчәк.

Похожие материалы