Яман шеш авыруларына каршы көрәшү буенча яңартылган төбәк программасы расланган
Татарстанда 2030 елга кадәр яман шеш авыруларына каршы көрәшү буенча яңартылган төбәк программасы расланган. 2026–2027 елларда программа чараларын гамәлгә ашыруга 466,9 миллион сум каралган. Премьер-министр Алексей Песошин бу җәһәттән карарга кул куйган.
Быел әлеге максатка – 288,2 миллион сум, киләсе елда тагын 178,7 миллион сум тотылачак. Акчаның күбрәк өлеше федераль бюджеттан (210,4 миллион сум һәм 119,7 миллион сум) җибәрелә. Татарстан казнасыннан быел – тагын 77,8 миллион сум, 2027 елда 58,9 миллион сум биреләчәк.
Документ нигезендә, акча яман чирне алданрак ачыклау системасын үстерүгә, җиһазларны яңарту, медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерүгә җибәреләчәк. Аерым алганда, республикада роботлаштырылган хирургияне киңәйтү, гәүдә өлешен торгызуга юнәлдерелгән операцияләр санын арттыру, нурлар белән дәвалауның заманча ысулларын гамәлгә кертү дәвам итәчәк.
Моннан тыш онкологияне башлангыч стадияләрендә ачыклау очракларын арттыру күздә тотыла. 2030 елга I стадиядә билгеләнгән яман чирләр өлешен 54,4 проценттан 58,7 процентка, ә диагноз куелганнан соң 5 елдан күбрәк яшәүчеләр өлешен 62,6 дан 71,8 процентка җиткерү планлаштырыла.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

