Журналистлар газета-журналларга бирелә торган субсидияне саклап калу буенча хат юллаганнар
Татарстан Журналистлар берлеге Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәксут Шадаевка газета-журналларны укучыга җиткерү өчен бирелә торган субсидияне саклап калу үтенече белән хат юллаган.
Берлек рәисе Илшат Әминов әйтүенчә, донор саналган төбәкләрдә социаль әһәмиятле басмалар өчен почта хезмәтенә 25 процентлы ташламаны юкка чыгарырга җыеналар, шуңа күрә министрга мөрәҗәгать итәргә булганнар.
Хатта билгеләп үтелгәнчә, республика элек-электән иң күп укучы төбәкләр исәбенә керә. Ә республикада яшәүче халыклар телләрендә басылып чыга торган газеталар аеруча мөһим роль уйный. «Донор саналган төбәкләрдә, шул исәптән Татарстанда субсидияләүнең юкка чыгу ихтималы турындагы хәбәр республика журналистларын борчуга салды. Кешеләр, элеккечә үк, хат ташучы килгәнне көтә, барыбыз да кадерләп саклаган гаилә традициясе буенча яраткан басмаларын яздырып укый», – диелгән Шадаевка мөрәҗәгатьтә.
Белгечләр әйтүенчә, субсидияне бетерү газета-журналларга язылу бәясен 70 процентка арттырачак. Бу очракта тиражлар нык кимеп, басмаларның кеременә тискәре йогынты ясаячак. Димәк, аларга ябылу куркынычы да яный.

