Белгеч: «Әйбәт йокларга тырышу йокысызлыкка китерергә мөмкин»
Ни хикмәт: вакытында ятып, 7-8 сәгать йоклыйсың, ә иртән барыбер караваттан көчкә торып китәсең. Күпләр моны гадәттә туйганчы йокламауга сылтап калдыра.
Әмма сәбәбе башкага – бөтен фазаларын туры китереп, дөрес йоклау өчен артык нык тырышуга бәйле булырга мөмкин. Табиб-йокы белгече Софья Черкасова «kp.ru» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә билгеләп үткәнчә, хәзер күпләрнең, йокы фазалары, дөрес йоклау белән артыгын мавыгып китеп, шул сәбәпле начаррак йоклый башлаулары күзәтелә.
Без теләсә кайсы проблеманы «кулга» алып булуына күнеккәнбез. Ләкин йокыга «команда» биреп, аны «кулга» алып булмый. Шунысын онытмаска кирәк: аена 3-4 төнне начар йоклап үткәрү норма санала. Дөрес йоклау турында әлләни кайгыртмаучылар – әйбәтрәк, ә кайгыртучылар – борчуга сабышып, начаррак йоклый. Сәламәт кешегә үз нормасын йокласа – шул җитә. Уртача – 7-9 сәгать бу. Ләкин кемдер – 4 сәгать, кемдер – 12 сәгать йокларга мөмкин, һәм алар өчен бу – норма. Шуңа күрә дөрес йоклауга түгел, бәлки үзеңнең генетик нормаңа таянырга кирәк, дип аңлаткан табиб.
Көндезге йокы да – һәркем өчен түгел: кемгәдер ул төнлә йокларга комачаулык итсә, кемдер аннан башка «үлә». Көндез йокыга тарта икән, черем итеп алу вакытын 5-10 минуттан арттырмаска кирәк, дигән белгеч.
Йокыдан бик иртә уяну рәттән 3 айдан күбрәккә, атнасына 3 төнгә сузылган очракта, бу инде – йокысызлык. Барыннан да элек стресс аркасында барлыкка килә. Моннан котылу өчен йокы гигиенасын үтәргә (көн саен бер үк вакытта йокларга ятарга, күбрәк хәрәкәтләнергә, кофеин һәм хәмерне чикләргә) кирәк. Йокыга ятар алдыннан тирән уйларга бирешмәскә тырышыгыз – сулыш техникасыннан файдаланыгыз. Бер ай эчендә уңай якка үзгәрешләр сизелмәсә, белгечкә күренегез, дигән табиб.

