Татарстан мәшгульлек буенча Идел буе федераль округында лидерлар өчлегенә кергән
Халыкның эш белән тәэмин ителеше (62% чамасы) буенча Татарстан Идел буе федераль округында лидерлар өчлегенә керә.
Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Төбәк белән идарә итү үзәгендә узган туры эфирда шул хакта белдергән. “Мәшгульлек дәрәҗәсе бик зур, икътисадта 2 миллион 43 мең кеше эшли.
Соңгы елларда тагын 65 меңләп кешене эшле иттек. Гаять югары күрсәткеч бу. Хәзерге вакытта мәшгульлек дәрәҗәсе – 62% чамасы.
Без бу җәһәттән Идел буе федераль округында лидерлар өчлегенә керәбез. Әлбәттә инде, әлеге күрсәткеч ил буенча уртачадан югарырак”, – дип сөйләп үткән ул. Хәзерге вакытта эш бирүчеләр 86 мең вакансия тәкъдим итә.
Шул ук вакытта 3800 кеше эшсезлек буенча исәптә тора.
“Бүген мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы һәр эшсезгә 22-23 вакансия тәкъдим итә алабыз, дигән сүз бу. Хезмәт хакы – шактый ук югары”, – дип билгеләп үткән Зарипова.
Бүгенгә эшкәртү комплексы предприятиеләре төбәкнең хезмәт базарында 27 мең вакансия тәкъдим итә. 20 меңнән артыграк вакансия төзелеш һәм торак-коммуналь өлкәләренә туры килә. 6,5 меңнән күбрәге бюджет өлкәләренә, шул исәптән сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәләренә карый. Транспорт предприятиеләренә – 1 меңнән артыграк, авыл хуҗалыгына – 1,2 мең эшче кирәк.

