Олы Ключи – Уразлаы автомобиль юлында коточкыч юл-транспорт һәлакәте
Яшел Үзән районында юл-транспорт һәлакәтендә 4 кеше зыян күргән.
9 август кичендә Олы Ключи – Уразлаы автомобиль юлында Renault Sandero юлдан чыгып, әйләнеп капланган.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 4 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган һәм хастаханәгә озатылган.
Алдан алынган мәгълүматлар буенча, һәлакәткә куркынычсыз тизлек сайламау һәм юлда транспорт чарасының урнашу кагыйдәләрен бозу сәбәп булган.

