Image

  • 63
  • 378
  • 40
  • 97
756 SHARES

Миңгол Галиевка – 85: «Җырлаудан туктарга уйламыйм әле!»

02.09.2026 13:12 Авторитетно
Миңгол Галиевка – 85: «Җырлаудан туктарга уйламыйм әле!»

«Арышлар», «Сез иң гүзәл кеше икәнсез», «Юкка түгел, юкка түгелдер»... Аның шифалы моңы, йөрәкләрне тетрәндерә торган тавышы заманында бөтен Союзны яулап алды, милли җыр сәнгатебезнең алтын фондына кереп калды. Татарстанның халык артисты, данлыклы педагог Миңгол Галиев бу көннәрдә 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Халык җырчысы үзе укыткан йөзләгән шәкерте, коллегалары һәм якыннары арасында бәйрәм кичәсен гөрләтте. Юбилярны котларга килгән җырчылар, кунаклар Миңгол абый турында иң кадерле истәлекләре белән уртаклашты, сәхнә артындагы серләрне ачты.

«Син әйбәт җырлыйсың, тырыш, яме, тырыш»

Мин уйламаган, хыялланмаган очрашу булды бу. Беләсезме, мин бик бәхетле! Шул сугыш елларында басуда исән калганмын икән, Аллаһы Тәгалә саклаган мине, дим.

Татарстанда гына түгел, бөтен Россиядә, Болгария, Румыния, Словакия, Төркия, Япония һәм Швециядә татар җырларын җырлап, тамашачыларның алкышларын ишетергә, күрергә насыйп булды. Шуңа күрә үземнең сайлаган юлымны дөрес дип карыйм, уйлыйм. Чын мәгънәсендә, һәр авазыбыз тыңлаучының йөрәгенә ягымлы моң, шифалы моң булып ирешсен, аның кешелеклелеген арттыруга, тәрбияләүгә ярдәм итсен иде.

Мине шулкадәр якын итеп, Казан дәүләт консерваториясенә укырга алдылар. Кергән вакытта Нәҗип абый Җиһанов үзе якын итеп: «Рәхмәт, шулай тырышкансың икән», — диде. Рухи тәрбия буенча күренекле җырчыбыз ул — Илһам Шакиров. Бер мизгел әле дә хәтеремдә: 1959 елда беренче курста укый башладым. Укытучыны көтеп, сыйныфта берүзем утырам. Бер егет узып барышлый туктады да, аудиториягә кереп, мине җырлатып карады. «Син әйбәт җырлыйсың, тырыш, яме, тырыш», — дип чыгып китте. Соңыннан ул егетнең Илһам Шакиров икәнен белдем. Ул 5 нче курста иде. Гомерем буе Илһам Шакировның бөеклеген, бөтен дөнья халкына татарның йөрәген, моңын биргән кеше буларак, аның эшен дәвам итәргә тырышам.

...54 ел элек каты авырып киттем, мине тикшерделәр. Тимер юлчылар хастаханәсендә ятып чыктым. Шунда тикшерделәр. Шунда: «Двухсторонний деформирующий бронхит», — дип язып куйдылар. Каян килеп чыккан диген? Табиб: «Энекәш, җырла, син җырлаганга күрә яшисең», — диде. Ә мин җырлаудан туктарга уйламыйм әле! Күрегез, Сара апа Садыйкованың кызы Әлфия апа Айдарская 102 нче яшендә! Ул ел саен ике тапкыр — май һәм ноябрь айларында концерт оештыра. Быел да май аенда, җәен концертта катнаштым.

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевтән башлап, үзебезнең җитәкчеләр, ил, район, шәһәр җитәкчеләре — барысы да миңа ярдәм итте. Яшәвемнең мәгънәсе — бөтен дөнья халкының рухына җылылык бирүгә омтылу икән.

Бергә булыйк, бердәм булыйк, бөтен дөнья халкына хезмәт итик, ягымлы авазыбыз, моңыбыз белән бөтен дөнья халкын якын итик, дип телим.

Бер-берегезне саклап, бер-берегезне яклап, бер-берсенә ярдәм иткән, туганнар янында бердәм булып, бөтен татар халкын берләштереп, бер туганнар кебек яшәргә ияләшик. Мин кая гына барсам да, хөрмәткә ия булганмын икән. Тормышымда миңа ярдәм иткән кешеләргә рәхмәт! Рухи тәрбиягә лаек булган, бөтен милләтләрнең дә күңеленә ирешә торган җыр сәнгатен үстерүгә бөтен гомеремне багышлаганмын икән, мин аларга рәхмәтлемен, — диде Миңгол Галиев.

«Бер-беребезгә ышанычыбыз, Аллаһка шөкер, бик зур»

Миңгол абыйның хатыны Фәния апа Галиева кичә буена аның янәшәсендә булды. Бу мөлаем парга һәр кунак сокланып карап утырды:

Икебезгә 170 яшь тулды, Аллаһка шөкер. 9 нчы сыйныфта Мамадышта миңа Миңгол укыган сыйныфка килеп керү насыйп булды. Шуннан соң башта санитарка, аннары шәфкать туташы булып, өч авылга хезмәт иттем. Төн юк, көн юк дигәндәй... Хатын-кызлар төне буе бала табалар. «Нишләп шулай төне буе бала табалар икән?» — дим. «Авыл кешесенең көндез вакыты юк, шуңа күрә төнлә бала табалар инде», — диләр. Ике ел эшләгәннән соң, Медицина институтына кереп карадым, керә алмадым.

Авыл хуҗалыгы министрлыгында 30 ел эшләп, пенсиягә чыктым. Аена бишәр көн командировкаларга йөри торган идём. Миңгол бервакытта да: «Син кайда йөрисең, ничек йөрисең?» — дип әйтмәде. Безнең бер-беребезгә ышанычыбыз, Аллаһка шөкер, бик зур.

Ике бала үстердек, балалар кайвакыт балалар бакчасында да кала иде. Фердинанд Сәлахов белән Георгий Ибушев балаларны бакчадан алып, әнигә алып кайтып бирә иделәр. Әни безнең белән 14 ел торды, Аллаһка шөкер. Бер оныгыбыз монда, берсе — Кырымда. Ә бер оныгыбыз Япония белән кызыксынып, Япониягә китте, биш ел инде шунда яши. Инглиз телен яхшы белгәч, аны хөрмәтләп, японнар үзләре балаларын укытырга бирделәр, — дип сөйләде Фәния апа.

Ильяс хәзрәт Җиһаншин: «Җәяү йөри торган профессор»

Ислам кабул итүгә мең ел исемендәге мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин:

«Шундый мәртәбәле, хәләл мәҗлескә җыйганыгыз өчен рәхмәт! Сез милләтебезгә, ватаныбызга, динебезгә гомерегезне фида иттегез. Без инде ничә дистә ел аралашабыз. Сез һәрвакыт мәдрәсә шәкертләренә тавыш кую буенча дәресләр бирәсез, аларны үзегезнең балагыз кебек яратасыз. Без Сезне мәдрәсәбезнең чын остазы итеп кабул итәбез. Халыкка һәрвакыт Миңгол абый турында: «Җәяү йөри торган профессор», — дип әйтәм. Ул кайда гына булмасын, дәрескә дә, шәкертләр белән очрашуга да гел җәяү йөри.

Мәдрәсәбез һәм Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте исеменнән сезгә саулык-сәламәтлек телибез. Сезнең йөзләгән, меңләгән шәкертегез бар», – диде ул.

Ильяс хәзрәт Миңгол Галиевка Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте бүләген тапшырды. Ул аны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән — дини һәм милли кыйммәтләрне саклауга, таратуга керткән өлеше өчен һәм 85 яшьлек юбилее уңаеннан Татарстан Диния нәзарәтенең «Бердәмлек» медале белән бүләкләде.

Котлауларга аның җәмәгате, Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина да кушылды:

«Миңгол абый, Сез бик хөрмәтле, затлы кеше! Яныгызда пар канатыгыз бар. Шушы гомерне бергә кичергәнегезгә сокланам. Икәүләшеп, күп еллар пар канатлы булып яшәргә язсын! Бер-берегезгә ярдәмчел булып, хәлегезне белешеп, бергә утырып чәйләр эчеп, матур итеп гомер итәргә насыйп булсын! Балалар, оныклар көн саен куандырып, сезгә көч, дәрт һәм куәт биреп торсын!» — диде ул.

Данис Шакиров: «Бүген дә егетләрчә бик үткен, җитез һәм ихлас»

Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров:

Татар дөньясы Татарстан белән генә чикләнми. Татар дөньясы — бик киң. Миңгол Галиев — Татарстанның халык артисты, чын мәгънәсендә җырчы, остаз, профессор һәм галим буларак та бөтен татар дөньясы өчен олуг шәхес.

Миңгол Вагиз улына «абый» дип әйтү иң рәхәте. Аның эш көне мәдрәсәдән башланып китә, шул «җәяүле профессор» күз ачып йомган арада безгә дә килеп җитә. Ул бүген дә егетләрчә бик үткен, җитез һәм ихлас. Анда ихласлык бөркелеп тора. Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында эшләп килүче татар оешмалары, фестивальләр оештырганда, аңа жюри әгъзасы, остаханә җитәкчесе, җыр һәм музыка сәнгатенә өйрәтүче буларак еш мөрәҗәгать итә. Беләсез инде, Миңгол Галиевның үз методикасы бар: авызны зур ачмыйча гына, чын мәгънәсендә үзебезгә хас булганча моңны халкыбызга җайлаучы/җәелдерүче шәхес буларак та ул дан казана.

Ул — бик җиңел холыклы кеше. Төнге сәгать унбердә шалтыратып: «Миңгол абый, иртәнге сәгать биштә шунда-шунда барасы бар», — дип әйтсәң дә, иртәнге таңнан ук үзенең букчасын, музыка уен коралларын алып килеп җитә.

Безнең бүген монда килүебез дә — чын ихластан. Меңләгән кешелек аудиторияне үзенә каратып торучы, халыкчанлыгы белән дан казанаган шәхесебезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Фәния апа, сезгә бик сокландым! Мин хәзер аңладым: бу егетнең шулай актив чабулап йөрүендә сезнең дә өлешегез зур, чөнки аның янәшәсендә Фәния апа кебек кешенең булуы — аерым хөрмәткә лаек.

Мингол Галиевның 85 яшьлеген билгеләп үткәндә, берничә көн аралыгы белән генә Фәния апаның да туган көне җитә. Алар икесе — бер бөтен, үзләре бер дөнья, үзләре бер мохит! Рәхмәт сезгә! Чын күңелдән, ихластан иң җылы сәламнәрне һәм котлауларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән дә юллыйм, – диде ул.

Зилә Вәлиева: «Миңгол абый — безнең моң аксакалы»

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Киңәшчесе, «Татарстан хатын-кызлары» Региональ иҗтимагый оешма җитәкчесе Зилә Вәлиева

Без инде күптәннән таныш. Миңгол абыйның кайсы җирдә дә юлы такыр. Министрлар Кабинеты булсынмы, Мәдәният министрлыгы булсынмы — бөтен җиргә «үз кеше» булып барып керә, мәсьәләләрен сөйли. Аны кабул итәләр. Ул үзе өчен беркайчан да кайгыртып йөрми. Җыр яшәсен, татар моңы яшәсен, халкыбыз яшәсен — аның төп кайгыртуы шул.

Шушы яшьтә булып та, кайдан көч, кайдан сәләт ала дисәң... 85 яшькә җиткәч, кешенең күбрәк соңгы елларын гына искә төшерәләр, чөнки хәтер кыскара бара. Ә менә ничек яшәгән, нинди йортта туган, кайдан тәрбия алган дигәндә... Берничә факт турында әйтеп узыйм әле.

Печәнгә төшкән вакытта кырда туган бала ул. 7 айда туган, яшәр дигән өмет тә булмаган, бик бәләкәй булып туган... Шуңа карамастан үскән! Үсү генә түгел, мәктәпне тәмамлагач, үзе барып Казан консерваториясенә укырга кергән. Укырга килгәч, яшәргә акча кирәк булган бит. Беренче курстан ук эшкә керешеп, беренче курс студенты булганда ук вокал дәресләре бирә башлаган. Шушы чакта аның кешеләрне, балаларны укытуга сәләте дә ачылгандыр инде. Ул студентларга гына түгел, гомумән, олы яшьтәгеләрне, төрле милләт гаиләләрен дә татарча җырларга өйрәтә торган кеше.

Аның «Татарстанның халык артисты» исеме дә бар. «Бу яшьтә тагын нинди дәрәҗәле исем бирергә мөмкин?» — дип уйладым. Римзил белән дә киңәшләштем. «Миңгол абый — безнең моң аксакалы», — диде ул. Чынлап да ул шулай, ул — чын моң аксакалы! Чөнки ул моңны саклый, бүгенге көндә дә аның өчен көрәшә.

Яраткан эшләренең, фактларның берсен әйткәндә, аның күптәнге хыялы — музыкаль театр булдыру. Ул белә: безнең талантларыбыз бар. Ул — үз методикасын тудырган кеше. Фәнни яктан да, мәдәният ягыннан да зур өлеш керткән шәхес. Шуның өчен бу бәйрәмне аның шәхси бәйрәме, гаилә бәйрәме дип кенә исәпләмим. Ул — чыннан да татар дөньясының, халкыбызның, татарның, республикабызның бәйрәме!

Безнең шундый укытучыларыбыз, шәхесләребез булганда, Аллаһ теләсә, җыр да, моң да яшәр. Миңгол абый җырлап җибәргәч, сөенеп утырдым. «Менә бу балалар әнә шушы кешенең үрнәген күреп, яшьли күреп үскәч, алар аны һичшиксез онытмаячак», — дим. Ул алар өчен зур нигез булып калачак.

Кайдан шундый дәрт, кайдан шундый җәяү йөрү сәләте, кайдан шундый һәрчак елмаю? Кая барса да, микрофон бармы-юкмы — җырлап җибәрә... Аның сәбәпчесе дә арабызда. Мондый талантлы ир-ат белән яшәр өчен үзеңә тагын да талантлырак булырга кирәк! Безнең татар халкының иң изге теләге бар, гел сокланып әйтәбез: «Тигез гомер итегез, иң кыйммәтле сыйфат — тигез гомер», — дибез. Алдыбызда бүген шундый соклангыч пар утыра. Сезгә шулай бөтенбезгә дә үрнәк булып, сәламәтлек белән яшәргә дә яшәргә язсын! — диде Зилә Рәхимҗан кызы.

«Мәхәббәт булганга күрә аның көн саен сәламәтлеге, көче арта»

Миңгол абый белән Фәния апаның иң якын кешеләре — балалары, оныклары да биредә иде. Киленнәре Вероника һәм улы Марат Галиевлар да йөрәк түреннән чыккан иң изге теләкләрен әйтте.

«Әлеге кичәне оештыруда катнашкан әтинең шәкертләренә зур рәхмәт! Инициативаны үз кулларына алып оештырдылар. Мин әтине малае буларак яратам. Сезнең дә аны яратырлык, башкаларның күңелендә үзенә карата мәхәббәт уята алырлык кеше икәнен беләм.

Әти, сине юбилең белән, туган көнең белән котлыйбыз! Иң мөһиме — сиңа озын гомер, матур иҗади тормыш телибез. Физик ягың да, дәртең дә бик әйбәт, кимендә 100 яшькә җитәргә була! Шулай булгач, озын һәм бәхетле гомер кичерерсең дип телибез.

Бүген шушы бәйрәмне оештыручыларга, мәхәббәтегез өчен зур рәхмәт! Гомумән, әтине шулай ихлас яраткан һәркемгә рәхмәтлебез. Нәкъ шушы мәхәббәт булганга күрә аның көн саен сәламәтлеге, көче арта! — диде алар.

Вероника Галиева «Зәңгәр томан» җырын башкарып, музыкаль бүләк ясады. Менә бит, музыкаль гаиләдән музыкаль талантлар чыга!

«Миңгол Галиевның җырлау методикасын Татарстанда гына түгел, башка төбәкләрдә дә өйрәнәләр»

Чакырылган кунаклар арасында Альберт Мөхәммәтшин да бар иде. Ул да Миңгол Галиевка күңел түреннән чыккан ихлас теләкләрен җиткерде:

«Олы хезмәтегез өчен тирән хөрмәтемне белдерәм. Миңгол абый — илебезнең моңлы сандугачы, милләт язмышын кайгыртучы, киләчәк буынга бай мирас калдыручы һәм безнең оешманың якын дусты. Халкыбызның рухын күтәрүгә, мәдәниятебезне саклауга һәм меңләгән шәкерт тәрбияләүгә керткән өлешегез өчен ҙур рәхмәт! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет-шатлык телибез. Бөтен гаиләбездән зур сәламнәр һәм рәхмәтләр кабул итеп алыгыз!» — диде ул.

Татарстанның халык артисты, Миңгол Галиевның шәкерте Рәсим Низамов:

«Матур гомер бәйрәмегез белән! Аллаһы Тәгалә шушы бәхеттән Сезне озак еллар аермасын! Ниятләгән теләкләрегезне тормышка ашырырга язсын, Аллаһы Тәгалә Сезгә ныклы сәламәтлек һәм көч-куәт бирсен! Фәния апа — сезнең ныклы терәгегез. Шул терәктән аерылмыйча, теләкләрегез тормышка ашып, сөенеп һәм сөелеп, пар канатлы булып яшәргә, тормыш итәргә насыйп булсын!»

Кичәнең алып баручысы, Татарстанның атказанган артисты Ильяс Халиков Миңгол Галиевның җырлау методикасын Татарстанда гына түгел, башка төбәкләрдә, Россиядә генә түгел, хәтта чит илләрдә дә өйрәнүләрен билгеләп үтте:

«Хәзерге көндә Миңгол абыйбызның шифалы моңын башка халыклар да куллана дип әйтсәң, ялгыш булмас. Чөнки аның шушы шифалы моңында тәрбия, әхлак һәм әдәп мәсьәләләре иң киң колач белән чагыла», — диде ул.

Рәйхана Баһавиева: «Бөтен милләтебезгә үрнәк булып тора»

Казан шәһәре мәгариф идарәсенең баш белгече Рәйхана Баһавиева:

Без Миңгол абый белән 30 елдан артык бер-беребезне белеп, тәрбия һәм белем бирү өлкәсендә ярдәмләшеп эшлибез. Миңгол абый — олуг шәхес булуына карамастан, искиткеч кече күңелле, кешелекле. Халкыбыз: «Гадилектә — галилек», — ди, шундый гади, гали кеше ул.

Район, мәктәп яки республика күләмендә үткәрелә торган чараларыбызның, бәйгеләребезнең күбесе аның катнашыннан башка үтми. «Казан сандугачы» дигән бик матур бәйгебез бар. Ул инде 30 елдан артык дәвам итә. Миңгол абый — шул бәйгенең алыштыргысыз жюри әгъзасы. Шунда балаларның талантын күреп, аларны үстерергә кирәк дип, үзенең авторлык методикасы белән аларны канатландырган, сәнгатькә юл ачкан кеше ул.

Миңгол абый — мәдәниятне, җыр сәнгатен үстерү, моңны саклау өчен бөтен көчен бирүче. Ул үзенең белемен укытучыларга да, мәдәният хезмәткәрләренә дә җиткерә, кешеләрнең күңеленә моң һәм нур чәчүче изге затыбыз ул! Үзенең методикасы белән балаларыбызны җыр сәнгатенә өйрәтте, аларны сәхнәдә сәнгатьле итеп җырларга, курыкмаска күндерде. Үзенең талантын яшьләргә биреп, милли сәнгатебезне дәвам итүче олпат шәхесебезгә баш иеп рәхмәт әйтәбез.

Тагын бер истәлек хәтеремдә яңарып алды. Безнең татар гимназиясендә бәйрәм бара иде, Миңгол абыйны чакырдык: «Килегез әле, Миңгол абый, Сездән башка бәйрәмебезнең яме юк!» — дидек. Ул үзе белән Рәсим Низамовны алып килде. Рәсим ул чакта икенче курс студенты иде. Миңгол абый: «Менә бу егеттә моң бар! Монда Илһам Шакиров та, Салават Фәтхетдинов та, үзенчәлекле моң дөньясы да бар», — диде. Күрәсезме, күпме еллардан соң ул сезнең йолдызыгыз булып танылды! Миңгол абый, сезнең шәкертегез Сез күрсәткән юлдан үз тавышын, үз моңын табып, эшегезне дәвам итә. Бу бит инде — зур бәхет.

Һәр ел, һәр яз үзенең матурлыгы белән килә. Һәр бәйрәмегез, юбилеегыз шундый матур, күркәм булып, кеше күңеленә моң-нур кертә торган булып үтсен. Шушы яшьтә дә пар канатыгызны кочып, бәйрәмне бергә каршылавыгызга сокланабыз. Сезнең матур яшәвегез илһам бирә, кәефне күтәрә, яшьләребезгә, бөтен милләтебезгә үрнәк булып тора.

Булганыгыз өчен, дөньябызда сәнгатебез, мәдәниятебез һәм телебез сагында торганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! — диде ул һәм Казан шәһәре Мәгариф идарәсе исеменнән, Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризвановның имзасы куелган Рәхмәт хатын тапшырды.

Рөстәм Закиров: «Сез — чын педагог, укытучы, җырчы»

Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров:

Мин сезне җырчы буларак, үземне белә башлаганнан бирле — 10 яшьләремдә үк белә идём. Радио эфирлары, телевидение аша җырларыгызны тыңлап: «Без дә шушы Миңгол абый кебек җырлый алсак, сәхнәләргә менә алсак иде!» — дигән теләк белән яшәдек.

Аллаһның рәхмәте белән, 1989 елда Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетына укырга керергә насыйп булды. Бәхетебезгә, сезнең класска эләктек.

1989–1993 елларда, уку дәверендә, татар җыр сәнгатендә бәйгеләр еш үткәрелә башлады. 1989, 1990, 1991 елларда Татарстан конкурстарында дипломант һәм лауреат булдык. Ә инде 1993 елда сезнең өчен дә, минем өчен дә бик зур шатлык булды: I Татар җыры халыкара конкурсында мин — студент, ә Сез — укытучы буларак Гран-при яуладык! Шулай итеп, дүрт ел дәвамында иҗади яктан зур биеклеккә күтәрелдек.

Укыган вакытта төрле фикерләр туа иде, ләкин без, Миңгол абый, Сездән бервакытта да читкә тайпылмадык. Сезнең класста укыдык, белем алдык һәм сәнгатьтәге юлыбызны дәвам иттек. Зур рәхмәт сезгә!

Миннән соң шушы чорда Закир Шаһбан, Рәсим Низамов лауреат булдылар. Без — сезнең тугры студентларыгыз, тугры шәкертләрегез! Сез — чын педагог, укытучы, җырчы. Сез һәрвакыт милләтебезгә тугры булдыгыз. Бу безгә зур үрнәк иде, бүгенге көндә без дә милләт өчен яшибез. Сез татар милләтен югарыга күтәрәсез!

Сезгә ныклы саулык-сәламәтлек телим. Фәния апам белән озак еллар күңелле гаилә тормышында яшәргә, улларыгызны, кызларыгызны, оныкларыгызны һәм безне шатландырып торырга язсын! — диде ул.

Алмаз Миргаязов: «Миңгол абый – изге күңелле, гадел, игелекле һәм шәфкатьле кеше»

«Китап» радиосы баш мөхәррире Алмаз Миргаязов:

Миңгол абый белән шәхсән танышуыбызга да 33 ел булган. Ул вакытта мин Татарстан радиосында 16 яшьлек радиожурналист идём. Берзаман редакциягә кайтып керсәм, бөек Миңгол абый кабинетта утыра! Шул вакытта мин аның шулкадәр гадел кеше икәненә инандым, чөнки ул телефоннан кемгәдер: «Юк, туганкаем, син дөрес сөйләмисең, син дөрес эшләмәгәнсең, алай ярамый!» — дип, дөреслекне аңлата иде. Миңгол абый кебек изге күңелле, гадел, игелекле һәм шәфкатьле кешене мин шушы 33 ел эчендә бик сирәк күргәнмендер.

65 елдан артык иҗат гомереңдә сине яңгыратмаган бер генә радио, сине күрсәтмәгән бер генә телевидение, синең турында язмаган бер генә газета-журнал да калмагандыр. Җырларың, моңнарың, биргән дәресләрең һәм осталыгың бездә — синең шәкертләреңдә һәм бездән соң киләчәк буыннарда бик озак яшәячәк. Безнең радиода син һәрвакыт бар, «Татмедиа» радиоларында бар. Һәрбер йортка телевидение, радио, газета-журнал булып килеп керүче «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте исеменнән чын күңелдән 85 яшьлек юбилеең белән тәбрик итәм!

100, 110, 120 яшь дип әйтмим, калган гомереңдә исәнлек-саулык белән, тигезлектә яшәргә насыйп булсын. Аллаһ бәхетле картлык насыйп итсен. Сине бик яратам һәм хөрмәт итәм!

Мин Миңгол абыйны һәрвакыт Идел өстеннән очып барган лачынга охшатам. Ни өчен дисезме? Чөнки ул һәрвакыт җитез, һәрвакыт җиңел! 33 ел элек тә нәкъ шундый иде, 33 елдан соң да нәкъ шундый ук. Аның барасы урыннары, сөйлисе сүзләре, хәл итәсе мәсьәләләре һәм хыяллары бар! Хыялларыңа, өметләреңә, теләкләреңә ирешергә язсын. Габдулла Тукай исемендәге җыр мәктәбе булдырырга насыйп булсын! Бергәләшеп шунда эшләргә дә язын, амин!» — диде Алмаз Миргаязов.

Җәүдәт Гыйльманов: «Миңгол абый бер тапкыр да бу начар җырчы, аның белән эшләргә кирәкми, димәде»

Продюсер, җәмәгать эшлеклесе Җәүдәт Гыйльманов:

1998 елда «Татарстан яшьләре» дигән фестиваль оештырдык. Жюри составына кемнәрне чакырырга дип уйга калдык. Татарстан китап нәшриятында Гөлшат апа Зәйнашева очрады. Аны жюрига чакырганда: «Тагын кемне чакырып була икән?» — дип сорадык. Гөлшат апа: «Миңгол Галиевны чакыр! Ул — бөтен җиргә йөри торган кеше», — диде. Шулай итеп, Миңгол абый да жюри әгъзасы булып килде. Шушы 1998 елдан бирле Миңгол абый белән танышбыз.

Кая гына чакырсам да, Миңгол абый: «Хәзер календарьны карыйм да киләм», — ди. Бик зур рәхмәт сиңа, Миңгол абый!

Тагын бер әйберне әйтәсем килә: яшь җырчылар килгәндә (мин үзем вокал буенча зур белгеч түгел бит), аларның һәрберсен диярлек Миңгол абый янына алып бара идём. Миңгол абый миңа бер тапкыр да: «Бу — начар җырчы, аның белән эшләргә кирәкми», — дип әйтмәде. Аның һәрвакыт: «Ә-ә-әз генә булса да аны җырларга өйрәтергә кирәк», — дигән сүзе бар. Һәрвакыт шулай бергә-бергә эшләргә язсын!

Ә Фәния апага чыдамлык һәм түземлек телим, чөнки Миңгол абый янына күпме кеше килә! Бер баланы Миңгол абый янына җибәргән идём, ул миңа төнге сәгать 3тә шалтырата: «Мин әле Миңгол абыйларда», — ди. Өстәге күршеләре Миңгол абый турында: «Ә-ә, квартирная филармония!» — дип әйтәләр. Без — авыррак кешеләрдер, әмма кирәкле кешеләр!» — диде Җәүдәт Гыйльманов.

Альбина Кармышева: «Сез — минем икенче әтием»

Танылган җырчы Альбина Кармышева:

«Миңгол абый, Сез — минем икенче әтием! Моннан 10 еллар элек әйткән бер сүзегез хәтеремдә калган: «Минем шәкертләрем миннән дә яхшырак яшәргә тиеш!» — дигән идегез. Юк, бу — дөрес түгел. Сез хәзер үзегез өчен яшәргә тиеш, үтенеп сорыйм.

«Тударак-сюдарак» җырын беләсездер. Еш кына искә алам: Миңгол абыйда дәрестә булганда: «Миңгол абый, Сез «тударак» күчә аласызмы?» — дип сорадым. Ул исә: «Мин «сюдарак» кына күчә алам!» — дип җавап бирде. Шуңа күрә бүгенге уңышларыбызда Сезнең зур хезмәтегез һәм казанышыгыз бар!» — диде ул.

Танылган җырчы Гөлсирин Абдуллина:

«Сез — яшь егетләр кебек шундый олы йөрәкле, киң күңелле кеше. Тормышыбызда шундый укытучыларыбыз булганы өчен без бик бәхетле.

Минем тормышымда Сез, ялгышмасам, 2005–2006 елларда очрадыгыз. Бер бәйгегә килгән идём. Мәктәптә укыган чакта, каникуллар вакытында Миңгол абыйга дәресләр алырга йөрдем. Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесына укырга кергәч тә Миңгол абый шунда килде. Ул өметен өзмәде, артымнан йөрде, җырларга өйрәтте. Белемегез өчен, өйрәткән күнегүләрегез өчен рәхмәт! Әле бүгенге көндә дә Азат белән икебез шул күнегүләрне кулланабыз. Тормышымда укытучылар, җыр остазлары бик күп булды, ләкин Миңгол абыйның дәресләрен, күнегүләрен беркайчан да онытмыйбыз», — диде ул.

Миңгол абыйны котларга дип бик күп шәкертләре, якыннары, туганнары, дуслары килгән иде. Алар арасында Татарстанның халык артисты Айдар Галимов видеосәламен юллады, Альбина Кармышева, Илнур Ганиев, Рөстәм Гыйльфанов, Ләйсән Гыймаева, Рәсим Низамов, Гөлсирин һәм Азат Абитовлар, Люция Мусина, Рөстәм Закиров, Илдар Гәрәев һәм башкалар килгән иде. Аларның барысы да Миңгол Галиевны күркәм юбилее белән котлады.

Бәйрәм вәгазьләр, мөнәҗәтләр, озын халык көйләре, котлаулар белән үрелеп барды. Миңгол әфәнде үзе дә, укучылары да, кунаклар да җырладылар. Җырга, моңга, ихлас теләкләргә төрелгән җылы юбилей кичәсе «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

  • Миңгол Галиев: «Җырламаган кешене дә бер елда җырларга өйрәтә алам»
  • Миңгол Вагыйз улы Галиев 1941 елның 27 августында Татарстан Республикасының Мамадыш районы Иске Комазан авылында туган. Кечкенәдән иҗатка тартылган егет Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетын тәмамлаган. Миңгол Галиев күп еллар дәвамында Казан дәүләт педагогика университетының музыка факультетында педагогик һәм фәнни эшчәнлек алып барды. Мөгаллимлек белән бергә концерт һәм музыкаль-агарту эшчәнлегендә дә актив катнашты, музыкаль конкурсларда жюрида эшләде.
  • Аның шәкертләренең күпчелеге республика, Бөтенроссия, халыкара дәрәҗәдә лауреатлар һәм дипломантлар булды, мактаулы исемнәр бирелде.