Табиб аллергиянең астмага күчү куркынычы турында кисәтте
Сезонлы аллергия, дәваланмаган очракта, астмага күчәргә мөмкин. Аллерголог-иммунолог Анна Усачева “RT” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
Аның әйтүенчә, томау төшү, төчкертү, тамак төбе “кытыклау”, “сызгырып” сулау, сулыш кысылу сезонлы аллергия билгеләре булырга мөмкин. Югарыда урнашкан сулыш юлларында аллергиядән барлыкка килгән ялкынсыну вакытлар узу белән түбәнге сулыш юлларына төшә.
“Шул рәвешле сырхауларның бер өлешендә бронхиаль астма барлыкка килә. Балалар һәм үсмерләргә аеруча хас бу”, – дигән табиб.
Табиб, дәваланмаган очракта, сезонлы аллергиянең елдан-ел көчәюен әйткән. Билгеләре алданрак күренеп, гадәттәгедән соңрак тәмамлана башласа, чир көчәйгән дигән сүз, дип билгеләп үткән белгеч.

