Марат Яруллин: «Ничек инде угрылыкны акларга була?!»
Башкортстанның атказанган артисты Марат Яруллин, футболкасы югалуын белдергәч, үзен вакчыллыкта гаепләгән язылучыларына мөрәҗәгать иткән. Алдагы көнне Апастагы концертыннан соң кемдер артистның иҗатына бәйле брендлы футболкасын урлаган. Марат моны, кабахәтлек, түбәнлек, дип, угрыны алга таба мондый гамәлен кабатламаска чакырып, мөрәҗәгать яздырган.
– Кичәге хәлләр буенча кайберәүләрнең хәбәрләрен укыйм да таңга калам. «Ярар инде, футболка гына ич», яки «Сез – артистлар акчаны күп эшлисез, бернәрсә дә булмаган ич», дип, яисә мине вакчылга санап, әлеге кешене аклаучылар бар. Сез чыннан да шулай уйлыйсызмы? Сез, чыннан да, футболкада гына эш, дип уйлыйсызмы? Шуннан ярлыланырмын дип уйлыйсызмы? Арагыздан кайберәүләр миңа бу футболка бәясеннән биш тапкыр күбрәк акча күчерергә тәкъдим итә. Бик бай булсагыз, балалар йортларына яки авыру балаларга күчерегез!
Кешенең чит әйбергә кул сузуын аклавыгызга гаҗәпләнәм. Бу угры урынында улыгыз яки кызыгыз булсын, дип, беркемгә дә теләмим, – дип ярсыган Марат.
Аның әйтүенчә, кайберәүләр, футболканы биреп кенә җибәрә ала идең, дип язган. Җырчы билгеләп үткәнчә, ул инде болай да бик күп изге эшләр башкара. Әмма бу хакта кычкырып йөрүне кирәк дип санамый.
– Язылучыларым арасында, видеоның асылын аңламыйча, угрылыкны акларга керешүчеләрнең табылуы бик кызганыч. Ушыгызга килегезче, «киңәшчеләрем», сезне бер мин генә түгел, башкалар да, шул исәптән балалар да укый, аларга сез нинди үрнәк күрсәтәсез соң?! – дип ачынып язган артист.

