464 меңнән артык хәбәрнамә
Татарстанлылар «Макс» милли мессенджерындагы МФЦ чат-боты аша ел башыннан 464 меңнән артык хәбәрнамә алган.
Бу хакта Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы хәбәр иткән.
Мәгълүматка караганда, сервис 2025 елның ноябрендә эшли башлаган. Чат-бот ярдәмендә кулланучылар:
-
МФЦ белгеченә язылып куя яки язылуны гамәлдән чыгара ала;
-
хезмәт күрсәтү статусын карый;
-
филиалларның эш графигын белә ала.
Ел башыннан 80 меңгә якын кеше КФҮ филиалларына шушы сервис аша язылган. Шулай ук чат-ботта офисларның реаль вакыттагы эшчәнлеге дә күрсәтелә: чираттагы кешеләр саны, көтү вакыты һәм кабул итүнең уртача дәвамлылыгы.
Чат-боттан файдалану өчен:
-
«Макс» мессенджерын урнаштырырга;
-
эзләүдә «Татарстан Республикасы МФЦ» дип язарга;
-
зәңгәр галочкалы рәсми аккаунтны сайларга;
-
менюдагы күрсәтмәләрне үтәргә кирәк.
«Макс» мессенджеры аша шулай ук аралашырга, каналлар алып барырга, табибка язылырга һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә мөмкин. Сервис «Ак исемлек»кә кертелгән, шуңа күрә мобиль интернет чикләнгән вакытта да эшләвен дәвам итә.

