Рөстәм Миңнеханов Александр Пушкинның һәйкәленә чәчәкләр салды
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бөек рус шагыйре Александр Пушкинның М. Җәлил исемендәге дәүләт академия опера һәм балет театры бинасы янындагы (Казан) һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашты.
Тантана Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.
Иртәдән шагыйрьне искә алу өчен һәйкәле янына иҗат зыялылары, педагоглар, мәктәп укучылары җыелды. Биредә Пушкинның иң танылган шигырьләрен укыдылар.
Чарада шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР фән һәм мәгариф министры Илсур Һадиуллин, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гаффаров, ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, ТР Иҗтимагый палата әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.

