Владимир Путин миграция хезмәтенә мигрантларны илдә яшәүгә әзерләү эшен башлап җибәрергә кушты
Президент Владимир Путин Эчке эшләр министрлыгының миграция хезмәтенә мигрантларны илебездә яшәү һәм эшләүгә әзерләүне башлап җибәрергә кушкан.
Россия дәүләте башлыгы эчке эшләр министры урынбасары, ведомствоның миграция хезмәте башлыгы Андрей Кикоть белән очрашуда шул хакта белдергән.
“Мигрантларның үз илләре җитәкчеләре белән сөйләшкәндә, аларның Россиягә эшкә килергә теләүче кешеләрне бергәләшеп бездә яшәргә һәм эшләргә әзерләү белән кызыксынулары аңлашыла”, – дигән дәүләт башлыгы. Кикоть миграция өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыру турында сөйләгән.
Ведомство хезмәт мигрантларын максатчан җыю системасын гамәлгә кертергә ниятли. Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта чит ил кешесе билетны мөстәкыйль алып, безгә мөстәкыйль килә һәм эш бирүчене дә үзе эзли. Яңа система эш бирүченең махсус органга (миграция хезмәтенә) мөрәҗәгать итүен күздә тота.
Шуннан соң операторның квалификациясе, саны буенча кирәкле эшчеләрне табып, аларның килүен оештыруы, теркәүгә алганнан соң, мигрантларны эш бирүчегә тапшыруы карала.

