Image

  • 63
  • 378
  • 40
  • 97
756 SHARES

Бу айда Украина буенча сөйләшүләрнең кайда уздырылырга мөмкин булуын әйттеләр

13.03.2026 10:40 Персонально

Төркия март аенда Украинадагы конфликтны җайга салу буенча сөйләшүләрне кабул итүгә исәп тота. Бу хакта «РИА Новости» Төркия дипломаты мәгълүматларына таянып яза.

Кичә Төркия тышкы эшләр министры Хакан Фидан Украинадагы конфликтны тыныч юл белән җайга салу буенча сөйләшүләр үткәрү өчен үз иленең янә мәйданчык тәкъдим итәргә әзер булуын белдергән.

«Бик тиздән, шушы ай дәвамында сөйләшүләрне үзебездә кабул итүгә исәп тотабыз», – дигән агентлык хәбәрчесенә әңгәмәдәше, Төркия сөйләшүләрне кайчан яңартып җибәрергә исәп тота, дигән сорауга җавап йөзеннән.

Моңа кадәр «РИА Новости» Төркиянең дипломатик чыганагы мәгълүматларына таянып язганча, Төркия Украинадагы конфликтны җайга салу буенча арадашчы сыйфатында Мәскәү һәм Киев белән элемтәдә торуын дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез: Россия Истанбул шәһәрендә Украина белән өч тапкыр турыдан-туры сөйләшү уздырды. Аларның нәтиҗәсендә әсирләр белән алышу булды. Моннан тыш Россия Киевка Украинаның яу кырында һәлак булган хәрбиләре мәетләрен тапшырды. Яклар шулай ук конфликтны җайга салу буенча меморандумнар проектлары белән алышты.

Похожие материалы