Image

  • 63
  • 378
  • 40
  • 97
756 SHARES

Августта Казанда глобаль яшьләр саммиты узачак

29.04.2026 07:57 Персонально

26-30 августта V Казан глобаль яшьләр саммиты узачак. Чарада 40лап илдән 300дән артыграк делегатның катнашуы көтелә. Анда катнашуга заявканы сайтта 10 июньгә кадәр тапшырырга мөмкин.

Саммитның төп темасы – “Глобаль үзгәрешләр чорында мәгариф: тотрыклы үсеш өчен кадрлар”. Аны “Мәгарифнең яңа архитектурасы: мәктәптән вузга кадәр”, “Киләчәк күнекмәләре”, “Киләчәк һөнәрләре һәм кадрларга ихтыяҗ” кебек тематик треклар аша ачу күздә тотыла.

Чара яшьләр, мәдәният, хезмәт, цифрлаштыру һәм медиа, мәгариф һәм фән ведомстволары җитәкчеләрен, экспертларны берләштерәчәк. Программага мәгариф өлкәсендә партнёрлык формалары һәм карьера турында сессияләр, халыкара һәм федераль экспертлар катнашында ачык сөйләшүләр, ток-шоулар, төрле дискуссияләр, мәгариф проектларын сынап караулар кертелгән. Саммит яңа Уникаль осталык үзәгендә узачак.

Программага шулай ук Заманча милли-мәдәният фестивале һәм Фән фестивале кертелгән. Икесе дә Казан мәйданчыкларында узачак. Аларга шәһәрдә яшәүчеләрне һәм туристлар җәлеп ителү күздә тотыла.

Белешмә: Казан глобаль яшьләр саммиты – мәгариф, мәдәният һәм медиа өлкәсендә яшьләр белән эшләүнең иң яхшы тәҗрибәләрен уртаклашу буенча мәгариф-эксперт платформасы. Саммит һәр ел саен профильле министрлар һәм җитәкчеләрне, яшьләр берләшмәләре лидерларын, дипломатлар, актуаль мәсьәләләр буенча экспертлар һәм практикларны берләштерә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Похожие материалы