Image

  • 63
  • 378
  • 40
  • 97
756 SHARES

Татарстанның бер районында тарихи сәүдәгәр йортын инвесторларга бер сумга тәкъдим итәләр

30.06.2026 05:05 Персонально

Тәтеш шәһәрендә мәдәни мирас объекты булган тарихи йортны инвесторларга символик бәягә — бер сумга сатып алырга тәкъдим итәләр.

Бу хакта Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты хәбәр итте.

Сүз икенче гильдия сәүдәгәр Пётр Ашмарин йорты турында бара. Агачтан салынган әлеге бина Тәтешнең тарихи өлешендә урнашкан һәм муниципаль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты булып санала.

Пётр Ашмарин шәһәрнең танылган эшмәкәрләреннән булган. Аның «Зингер» тегү машиналары сату кибете эшләгән. Шулай ук ул шәһәр Думасы депутаты, земство управасы башлыгы һәм Крестовоздвиженский чиркәвенең чиркәү старостасы вазифаларын башкарган, хәйрия эшләре белән дә шөгыльләнгән.

«Объект өчен 1 сум» программасы кысаларында инвестор бинаны символик бәягә ала, әмма аны билгеләнгән вакыт эчендә реставрацияләргә тиеш. Барлык шартлар үтәлгән очракта, тарихи бинаны яңартып, киләчәктә файдалануга тапшыру мөмкин булачак.