Актрисалар Орнелла Мути, Луселия Сантос Казанда кооперативлар җыенында – репортаж
Татарстан чираттагы халыкара вакыйгада катнашучы кунакларны кабул итә. «Казан Экспо» үзәгендә 33 илдән, Россиянең 70ләп төбәгеннән кулланучылар берлекләре җитәкчеләре, кооператив берләшмә вәкилләре – барлыгы 4 меңләп кеше «Кооперация яшьләре: тармак үсеше өчен ресурсларны берләштереп» халыкара кулланучылар коооперациясе форумына җыелды.
«XXI гасыр кооператив экосистемасы: мәгариф, бизнес һәм технологияләр интеграциясе» пленар утырышын Россия журналисты, «Беренче канал» алып баручысы Максим Шәрәфетдинов алып барды.
РФ Кулланучылар җәмгыятьләренең үзәк берлеге рәисе Дмитрий Зубов Россия Президенты Владимир Путин исеменнән сәламләде. «Традицияләрне дәвам итеп, безнең ил кооперациясе алга таба да азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә, көндәшлеккә сәләтле товарлар базарын камилләштерүгә өлеш кертер дип ышанам», – дигән юллар бар Президент сәламләвендә.
«Сезнең нинди авыр шартларда эшләвегезне яхшы аңлыйм»
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Халыкара кулланучылар кооперациясе форумын уздыру урыны итеп Казан сайлануы безнең өчен зур хөрмәт булуын билгеләп узды. «Бу – илебезнең кулланучылар кооперациясен үстерүгә сизелерлек өлеш керткән Татарстан кооператорларының күп буыннары хезмәтен тану», – ди ул.
Ул кулланучылар кооперациясенең бай тарихында уңышлы үсеш этаплары да, сынау еллары да булганын искәртте. «Кооператорларның дөрес төзелгән һәм көндәлек тырыш хезмәте нәтиҗәсендә без әлеге уникаль системаны саклап кала алдык. Нәтиҗә буларак, бүген «Татпотребсоюз» илебездә әйдәп баручы кулланучылар оешмасы булып кала», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
2020 елдан күрсәтелә торган хезмәтләрнең гомуми күләме – бу хәзерләү, җәмәгать туклануы, сәүдә, җитештерү һәм башка хезмәтләр – 1,6 тапкырга арткан. «Һичшиксез, бу Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның, ил хөкүмәтенең, гомумән, Татарстан Республикасы хөкүмәтенең ныклы игътибары, даими ярдәме нәтиҗәсендә мөмкин булды», – дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов республикада кооперативлар үсеше өчен күп эш башкарылуын әйтте. «Миңа үземә кулланучылар кооперациясе системасында эшләргә туры килде, һәм мин сезнең авыл үсешенә никадәр зур өлеш кертүегезне һәм нинди катлаулы шартларда эш итүегезне бик яхшы аңлыйм. Шуңа күрә республиканың кулланучылар кооперациясенә зур ярдәм күрсәтәбез: ел саен махсус автотранспорт сатып алына, җитештерү эше субсидияләнә, кооперативларның орлыклар сатып алуга чыгымнары каплана. Менә бүген дә 39 автомобиль тапшырылды. Кооперация эше авылның саклануына, тотрыклылыгына йогынты ясый», — диде ул Татарстан Рәисе һәм «Татпотребсоюз» оешмасының эшен республиканың барлык 43 районында да оештырылганын әйтте.
Ул кооперативларның мөһим социаль бурычы татарстанлыларны, бигрәк тә ерак җирдә һәм халык аз яшәгән пунктларда яшәүчеләрне товарлар белән тәэмин итү булуын ассызыклады.
Узган ел респуликада хәзерләү эшчәнлеге әйләнеше 9 процентка арткан һәм 14 миллиард сумнан артык тәшкил иткән. «Хәзерләүләр нәтиҗәсендә авыл халкына гарантияле керем тәэмин ителә, ә кооператив, сәүдә һәм сәнәгать сыйфатлы һәм арзанлы чимал белән тәэмин ителә. Шулай ук, Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге халыкка бушлай яшелчә орлыклары бирә, ә артык уңыш республика шәһәрләрендәге авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сату өчен алардан сатып алына», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Республика Рәисе җитештерү эшчәнлеге актив үсүен билгеләп үтте. Мәсәлән, кооператорлар халыкка һәр көнне 100 тоннадан артык икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре китерелүен тәэмин итә. «Бүген икмәк куллану культурасы бераз башкачарак, мин үзебезнең җитәкчеләргә әйтәм: «Менә бөтен республикага 100 тонна, мин райпо рәисе булып эшләгәндә, без көн саен 60 тонна икмәк җитештерә идек» дим. Соңгы елларда җитештерү структурасында продукциянең кайбер төрләрен чыгару бермә-бер артты. Мәсәлән, токмач эшләнмәләре – дүрт тапкырдан артык. Товарларның яңа төрләре чыгарыла, мәсәлән, кул белән бөгелгән пилмән», – диде Миңнеханов.
«Яшьләр – кулланучылар кооперациясенең киләчәге. Яңа буын кадрларын әзерләү – стратегик бурычыбыз. Кадрларга ихтыяҗ бар. Безгә якынча 600 кеше кирәк – бу сатучылар, икмәк пешерүчеләр, пешекчеләр, машина йөртүчеләр. Татарстанда бу юнәлеш буенча эш системасы төзелгән. Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә мәктәпләрдә агротехнологик сыйныфлар ачыла: 2025 елда – 20 сыйныф, 2026 елда – 36 сыйныф. Мин бу эш дөрес төзелгән дип саныйм», – дип белдерде Татарстан Рәисе.
Ул кулланучылар кооперациясе өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләсендә төп роль Казан кооператив институтына бирелүен ассызыклады. «Татарстан РФ Кулланучылар җәмгыятьләренең үзәк берлеге белән берлектә анда барлык кирәкле шартларны тудырды. Кадрлар әзерләү мәсьәләләренә игътибары өчен институтка рәхмәт белдерәсем килә. Чыгарылыш укучыларын кулланучылар кооперациясе системасында калдыруны тәэмин итү мөһим. Әйтергә кирәк, әлегә белгечләрне калдыру эше сүлпән бара», – дип билгеләп узды Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, әлегә республиканың кулланучылар кооперациясе системасында 178 чыгарылыш белгече эшли. Татарстан Рәисе максатчан җыю буенча системалы эш оештырырга кирәклеген әйтте. Быелдан башлап иң кирәкле юнәлешләр буенча урта һөнәри белем бирү программалары буенча 60 максатчан урын планлаштырылган. Татарстан Рәисе фикеренчә, студентларга укуын «Татпотребсоюз» оешмаларында эш белән берләштерүгә шартлар тудыру зарур.
«Хәзер төп бурыч — ирешелгән темпларны саклап калу, кулланучылар кооперациясенең алга таба үсешен тәэмин итү. Моның өчен халыктан сатып алулар күләмен арттырырга, җитештерелә торган продукция ассортиментын киңәйтергә, югары технологияле тирән эшкәртүне гамәлгә кертергә, сәүдә инфраструктурасын нәтиҗәле файдаланырга кирәк», – дип төгәлләде Татарстан Рәисе чыгышын.
«Минем өчен Татарстанда булу – тагын бер бәйрәм»
РФ Кулланучылар җәмгыятьләренең үзәк берлеге рәисе Дмитрий Зубовның сөйләменнән үк Татарстанда булуына чиксез шат булуы сизелеп тора иде. «Мин чиксез бәхетле. Без Татарстанда икенче көн. Минем өчен Татарстанда булу – тагын бер бәйрәм. Кооперацияләргә багышланган мондый форумның булганы юк иде әле. Вакыт бик тиз уза, һәм безгә инде 195 ел. Идеяләр яши, үсә, нинди генә кыенлыкларга да карамастан, без үлмибез, ә кулланучылар кооперациясенең әле күпме яхшы нәтиҗәләргә китерә алуын күрәбез. Кооперациядә – көч. Гәрчә еш кына миннән: «Нигә бу форумнар? Вакытны, акчаны әрәм итәбез» – дип сорасалар да, миңа калса, форум – ул искиткеч вакыйга, ул безгә тәҗрибә уртаклашырга, танышырга, яңа элемтәләр корырга мөмкинлек бирә», – диде.
Дмитрий Зубов Татарстан кооперациясен үрнәк итеп күрсәтеп, башка төбәкләргә дә республикага тигезләшергә омтылырга кирәклеген әйтте. «Мин тәкъдим иттем – Рөстәм Нургалиевич хуплады. Россия кулланучылар кооперациясенең 200 еллыгын Татарстанда билгеләп үтәргә дип уйлаштык. Без бүген килешүгә кул куйдык, димәк, бу килешү өчьяклы: Үзәк Союз, Татпотребсоюз һәм Татарстан Хөкүмәте. Киләчәктә барлык катнашучыларның безнең белән 200 еллыкны билгеләп үтүләрен телим. Нәкъ менә монда», – диде.
Зубов форумның яшьләргә багышланганын искәртеп, дүрт ел эчендә студентлар санын ике тапкырга арттыруга ирешү белән горурлануын әйтте. «Белгечлекләр исемлеген киңәйттек. Без инде икмәк ясарга, казылык ясарга, сату итәргә генә өйрәтмибез. Югары технологияләр белән шөгыльләнәбез, югары технологияле продукция җитештерәбез. Әмма иң мөһиме, без илебезнең чын патриотларын әзерлибез», – дип ассызыклады Россия кооперациясе үзәк берлеге җитәкчесе.
Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ксения Шевелкина әйтүенчә, бүген илебездә рәсми статистика буенча 6,5 меңнән артык кулланучылар кооперативы эшли. «Авыл хуҗалыгы министрлыгы дәүләт ярдәме чаралары кысаларында, һичшиксез, акчаларны кооперацияне үстерү өчен җибәрә. Бездә ел саен кече хуҗалыкларга ярдәмгә бүлеп бирелгән 15 миллиард сумның 3,5 миллиардтан артыгы нәкъ менә кооперативларга туры килә», – диде Ксения Шевелкина.
Ул тармакта 6 миллионнан артык кеше хезмәт куюын, ел саен 150 меңләп яшь белгечкә ихтыяҗ тууын әйтте. «Бүген, без кооперация турында сөйләгәндә, һичшиксез, бер-беребезгә ышаныч булу мөһимлеге турында сөйлибез. Фермерларыбызга, кооперативларыбызга ярдәм итү белән генә шөгыльләнеп калмыйбыз, әлбәттә, белем бирүгә дә игътибар юнәлтәбез һәм кадрлар мәсьәләсен мәктәпләрдән башлау әһәмияте турында күп әйтелде», – диде Ксения Шевелкина.
«АПКда кадрлар» федераль проекты кысаларында азык-төлек иминлеге буенча илкүләм проект кысаларында 2030 елга агротехнологик класслар санын 18 меңгә җиткерү максаты куелган. «Максатчан укыту программасы буенча – 9,5 мең студент кабул ителәчәк, киләсе елга андыйларның санын 15 меңгә җиткерү ниятләнә. Без, әлбәттә, студентларыбыз, югары белем алып, безнең хуҗалыкларга, кооперативларга эшкә килсеннәр өчен тырышабыз», – дип белдерде министр урынбасары.
Халыкара кооператив альянс президенты, Аргентинадан килгән Ариэль Энрике Гуарко кооперативларның катлаулы чорларда роле һәрвакыт зур булуын билгеләп узды. «Күп еллар элек барлыкка килгән элемтәләрне саклап калырга кирәк. Икътисадны күпмедер күләмдә халык кулына да тапшыру мөһим. Кооперация икътисадның иреклеге файдасына эшли. Кешеләрне берләштерә, көчәйтә. Бигрәк тә кооперациядә яшьләр хәрәкәтенә өстенлек бирергә кирәк», – дип белдерде. Ул журналистлар белән аралашу барышында Татарстандагы кунакчыллык, җылы кабул итү республика белән тагын да тирәнрәк танышу теләге уятуын ассызыклады.
Халыкара кооператив альянсның яшьләр комитеты президенты Харш Мукешбхаи Сангхани да кооперация киләчәге яшьләр кулында булуын билгеләп узды.
«Халык бик ягымлы һәм кунакчыл!»
Форум утырышында шәрәфле кунаклар буларак мәшһүр кино йолдызлары Орнелла Мути һәм Луселия Сантос та катнашты. Кооперативлар җыенында алар нишләп йөри дигән сорау туарга мөмкин. Баксаң, «Рабыня Изаура» легендар телесериалы йолдызы, Бразилия актрисасы Луселия Сантосны Татарстанның кооператорлар гаиләләре турында документаль фильм төшерергә чакырганнар икән. Ул «Вместе с Изаурой. Сила кооперации» проекты турында әйтеп узды.
Бер гаилә – Кама Тамагы районыннан кооператорлар династиясе, икенчесе – Саба районыннан кооператорлар гаиләсе. «Ике көн эчендә кооперативлары булган яшь гаиләләрдә булдык. Берничә ел кооперация белән шөгыльләнүче зур гаиләгә дә кердек. Россия кооперация университеты студентлары белән яхшы фильм төшердек. Артистларга да кооперациядә катнашырга кирәк. Мәдәният вәкиле буларак кооперациядә катнашу идеясе ошады миңа», – ди Луселия Сантос.
Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева актрисаны республиканың истәлекле урыннары, аның мәдәни мирасы, хезмәт династияләре белән таныштырган. Луселия Сантоска, гомумән, Казан ошап киткән дип нәтиҗә ясарга була. Ул бит әле күптән түгел генә «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» җыенына килеп, хатын-кызларга багышланган тректа да катнашкан иде.
Орнелла Мути – дөнья киносының иң танылган киноленталарының берсе булган «Укрощение строптивого» фильмының төп героинясы.
Орнелла чыгышында Россия кооператорларына италиянекеләрдән сәлам җиткерде. «Кооперативлар икътисадта гына түгел, партнёрлыкны үстерү өчен дә мөһим. Без хезмәттәшлекне киләчәктә дә үстерергә телибез», – диде. Ул әнисе – рус, әтисе италияле булуын искәртте. «Бу да үзенчә кооператив, тик төрле культуралар арасында гына. Кешеләр берләшеп, команда тудыра, уртак максатларына ирешә», – ди актриса.
Казан күңеленә хуш килгән Орнелла Мутиның. Ул хәтта Казанда күргәннәреннән, хис-кичерешләреннән күзенә йокы да кермәгәнен әйтте. «Монда ике дин янәшә, тыгыз элемтәдә, алар арасында хөрмәт һәм мәхәббәт. Бу искиткеч! Халкы да бик ягымлы һәм кунакчыл!» – дип тәэсирләре белән бүлеште актриса.
Утырыш кысаларында, шулай ук, кулланучылар кооперациясе системасының алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы узды.
«Казан Экспо» да кунаклар, шулай ук, Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе предприятиеләренең казанышлары күргәзмәсе, «АГРОВОЛГА» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе экспозициясен карадылар. Кунакларны «Татпотребсоюз» идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов озата йөрде.
Форум чаралары бүген, 9 июль һәм иртәгә дәвам итә.

