Image

  • 63
  • 378
  • 40
  • 97
756 SHARES

Татарстанның бер шәһәрендә 10 миллиардер яши

25.08.2026 08:54 Персонально

Аларның 4се шәхси эшмәкәр.

Чаллыда 2025 ел нәтиҗәләре буенча 10 кеше 1 млрд сумнан артык керем алган. Аларның 5се – предприятие һәм оешма җитәкчесе, 4се – шәхси эшмәкәр, берсе – кыйммәтле кәгазьләр саткан физик зат. Бу хакта хакимияттә узган киңәшмәдә Россия Салым хезмәтенең Чаллы буенча инспекция башлыгы Диана Сагетдинова хәбәр итте.

Чаллыда бер кешенең – 30, икенчесенеке – 16, өченчесенең 12 фатиры бар.

Сентябрь аенда 302 мең кеше инспекциядән салым хәбәре алачак: 65 мең кеше «Дәүләт хезмәтләре» порталыннан, 213 меңе шәхси кабинеттан, калганнары почта аша. Салымнарны 2026 елның 1 декабренә кадәр түләргә кирәк.

Балаларның салымнарын контрольдә тоту һәм штрафларны булдырмас өчен «Семейный доступ» хезмәтенә кушылырга кирәк, дип яза «Шәһри Чаллы».