Вахитов һәм Идел буе районнары предприятиеләрендә уртача хезмәт хакы 103 мең сумга җиткән
Бүгенгә районнар икътисадында 151 меңгә якын кеше хезмәт куя. Узган ел предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы 19 процентка арткан һәм 103 мең сумга җиткән. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе»дә Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов хәбәр итте.
«Безнең районнарда шәһәрнең барлык хуҗалык субъектларының өчтән береннән артыгы урнашкан. Җитештергән товарлар күләме дә узган елда шулай ук 15 процентка артты һәм 239 млрд сумны тәшкил итте», – дип ассызыклады спикер.
Моннан тыш бу районнарда законсыз төзелгән сәүдә объектларына каршы көрәш дәвам итә. Узган елда гына да 83 санкцияләнмәгән сәүдә объекты юкка чыгарылган. Иҗтимагый куркынычсызлык бүлеге хезмәткәрләре 100 дән артык рейд үткәргән һәм 9 млн сумлык штраф салган. Рейдлар барышында 7 тоннадан артык төрле продукция тартып алынган. Шулай итеп, узган ел барлыгы 83 сәүдә объекты юкка чыгарылган.
Альберт Салихов сүзләренчә, товар сату өчен автомобильләр кулланучыларга аерым игътибар бирелә. Мондый практиканы булдырмау өчен катгый чара кулланыла: транспортны махсуслаштырылган стоянкаларга эвакуациялиләр икән. Законсыз сәүдә проблемасын хәл итү өчен махсуслаштырылган һәм рәсми сәүдә урыннары булдыру гамәлгә ашырыла. Әйтик, быел Чехов базарын төзекләндерү эшләре башланачак, ул 2028 елда кулланышка тапшырылыр дип көтелә.
Торак төзелешенә килгәндә, бу районнарда узган ел 358 мең кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылган. Шуның белән бергә 48 күпфатирлы йортта капиталь ремонт үткәрелгән. «Икътисадның динамик үсешенең этәргече булып, төзелеш тә тора. Үсеп килә торган шәһәр торак белән тәэмин ителергә тиеш. Быел «Безнең ишегалды» программасы буенча 104 йорт яны территориясе төзекләндереләчәк. Проектны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле барлыгы 456 ишегалды яңартылды», – дип ассызыклады район башлыгы.
«Безнең ишегалды» программасы йорт яны территорияләрен тамырдан үзгәртә. Һәр ишегалдында эш биредә яшәүчеләрнең теләк-тәкъдимнәрен исәпкә алып башкарыла. Шуны да әйтергә кирәк: узган ел Идел буе районында программа буенча 15 йортка исәпләнгән иң зур ишегалды ремонтланган.
«Шәһәрнең Идел буе районында ТР Рәисенең «Безнең ишегалды» программасы буенча йорт яны территорияләрен комплекслы ремонтлау буенча гаять зур эш алып барыла. Проект Кол Гали, Академик Завойский һәм Юлиус Фучик урамнарындагы 8 мең кешегә исәпләнгән 15 йортка кагылды. Бу – шундый зур үзгәртеп кору һәм безнең халык өчен күптән көтелгән ремонт», – диде Казан мэры Илсур Метшин. Альберт Салихов шулай ук Ипподром урамы, 18 й. адресы буенча урнашкан махсус ишегалды турында да искәртте. Ул «Тылсым» инклюзив үзәге территориясендә урнашкан һәм менталь, физик сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен җайлаштырылган. Казан мэры Илсур Метшин, үз чиратында, тарихи үзәк белән эшләү аеруча җаваплылык таләп итүенә басым ясады.
– Тарихи биналарны да саклап калырга, шул ук вакытта шәһәребезне бизәүче яңа торак комплекслар һәм объектлар белән дә тулыландырырга кирәк, – диде шәһәр башлыгы.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

