«Чәчләрне туздырып йөрмәскә»: табиб язын аллергиядән интегүчеләргә киңәшләр биргән
Үсемлекләрнең чәчәк ату чорында аллергиядән интегүчеләргә берничә киңәш ярдәм итәчәк. Болар – эссе җилсез көннәрдә өйдән чыкмау, урамда чәчләрне туздырып йөрмәү һәм урамда йөргәннән соң эт яки мәченең йоннарын юеш чүпрәк белән сөртеп алу. Ә иң яхшысы – аллергологка күренү. Табиб-терапевт, иммунолог Ирина Ярцева «Лента.ру» газетасы хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.
Табиб аңлатып үткәнчә, поллиноздан (үсемлек серкәсенә аллергия) интегүчеләргә түбәндәге гади генә кагыйдәләрне үтәү сорала.
Беренчедән, мөмкинлеккә карап, эссе җилсез көндә өйдән чыкмаска. Аеруча – иртән, чөнки иң көчле серкәләнү иртәнге сәгать 5кә туры килә. Тәрәзәләрне ачмаска, фатирга вентиляция җайланмасын урнаштырырга. Урамнан кергәч, кием-салымны коридорда ук калдырып керергә яки эчен тышка каратып төреп куярга.
Белгеч шулай ук урамда чәчләрне туздырып йөрмәскә киңәш иткән, чөнки алар серкәне үзләренә җыя. Серкә йорт хайваннарының йонына да эләгә, шуңа күрә урамда йөреп кергәннән соң аларның йонын юеш чүпрәк белән сөртергә кирәк.
«Үсемлекләрнең чәчәк ату чорында урман-паркларга бармагыз. Аеруча – каен күп булган урыннарга. Барырга кирәк булса, үзегез белән тозлы су алып, серкә тупланмасын өчен, борын эчен ешрак юдырырга тырышыгыз», – дип киңәш иткән табиб.
Ә инде иң яхшысы – аллергологның барлык киңәшләрен тотып, аллергия сезонына,алдан ук әзерләнеп кую. Белгеч әйтүенчә, аллергияне җиңеләйтердәй препаратлар бар.
Дәвалануны ноябрь-декабрьдән башлап җибәрергә кирәк. Шулай икән, аллергия сезонында аның билгеләре сиземләячәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

