Әти-әниләр «Соңгы кыңгырау» бәйрәменә уртача 24 мең сум акча тотарга әзер
«Авито» мәгълүмат үзәге аналитиклары әти-әниләргә «Соңгы кыңгырау» бәйрәме ничә сумга төшәсен исәпләгән.
Быел Россиядә яшәүче һәр унынчы кешенең баласы мәктәп тәмамлый икән. Әти-әниләрнең 44 проценты бәйрәмгә аяк киеме алырга уйлап тора. Өчтән бер өлеше кызларына күлмәк йә костюм кирәк булачак, ди. Уллары өчен күлмәк һәм кызлары өчен блузка алырга шулай ук һәр өченче әти-әни планлаштыра.
Кием белән генә булмый, чәчтарашханәгә дә бармыйча ярамас. Респондентларның 49 проценты чәчен оста куллыларга тапшырырыга уйлап тора.
Кызлар өчен иң кирәкле хезмәтләр исемлегенә дә күз салыйк. 22 процентына – маникюр, 20 процентына – визажист, 16 процентына стилист кирәк булачак быел.
Россиядә яшәүче әти-әниләрнең «Соңгы кыңгырау» бюджеты 24 300 сум тәшкил итәчәк. Әтиләр бала өчен әниләргә караганда 3000 сумга күбрәк акча тотарга риза икән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

