Image

  • 63
  • 378
  • 40
  • 97
756 SHARES

“Ун классны тәмамлау миңа киләчәк тормышымны корырга зур этәргеч бирде, бәхет китерде”, - ди сәүдә ветераны Рәмзия Яруллина

24.05.2026 15:31 В Стране

Бөек Ватан сугышы башланганда, Рәмзия апага биш яшь тулган гына була. Шул елны аларның әтиләре бакыйлыкка күчә.

“Миңа да хәер бирегез”, дип, елап торганым әле дә исемдә калган. Дүрт бала белән тол калган әнкәй бер дә өйләнмәгән яшь егет белән гаилә корды. Вәҗетдин әткәй 1946 елны сугыштан кайткан иде. Безне ул тәрбияләп үстерде, үз балаларыдай якын күрде, бик әйбәт булды”, — дип искә ала ул балачакларын.

Ул вакытта олы абыйлары Фоатка – 13, Рәмзия апага – 10, Венера сеңлесенә – 7, Миңнулла энесенә 4 яшь була. 1947 елда сеңелләре Ләйсән туа.

– Бүгенге көндә без аның белән икебез генә калдык. Аллаһка шөкер, дус-тату, аралашып, ярдәмләшеп яшибез, — дип сөенә Рәмзия апа.

Хәер, нәселебез көчле, туганнарыбыз бик күп безнең. Шатлык-сөенечтә дә, борчу-мәшәкатьтә дә бергә җыелабыз. Озак еллар Александровка сельпосында фидакарь хезмәт куйган Татар Карамалысы авылында гомер кичерүче иң өлкән туганыбыз Яруллина Рәмзия Хөснулла кызына 90 яшь тулуы безне янә матур табында очраштырды. Юбиляр тәбрик сүзләрен 8 май көнне үк кабул итә башлады. Сарманда яшәүче кызы Резидә йортына аны гомер бәйрәме белән тәбрикләргә балалары, онык-оныкчыклары, туганнары, авылдашлары җыелыштылар.

Рәмзия апаны район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Розалия Хөснимәрданова да тәбрикләде. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән котлаулар ирештереп, Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме, истәлек бүләге тапшырды. Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова, "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры урынбасары Ләйсән Вагыйзова да юбилярга матур теләкләрен җиткерделәр.

... Рангазар мәктәбендә 7 класс тәмамлаганнан соң, Рәмзия апа укуын Сарманда дәвам итә.

– Без Сарман мәктәбенә 25 бала киттек. Ахырга бишебез генә калдык. Минем дә барасы килмәгән көннәр була иде, тик абый каты торды. 10 классны тәмамлау миңа киләчәк тормышымны корырга зур этәргеч бирде, бәхет китерде. Ул вакытта ун класс уку институт бетергәнгә тиң иде. Шуңа күрә мин Сүбәләк урманнарына агач кисәргә бармадым, торф чыгарырга җибәрмәделәр. Мине идарәгә кассир-бухгалтер итеп эшкә алдылар. Ул заманнарда таякка эшләү иде бит. Яулык алырга да акча булмады. Шуннан колхоз рәисе Гарипов Мөнир абый: “Үскән, синнән кеше чыгарга охшап тора. Баш бухгалтер Асылкәрамов Габделхәй абый пенсиягә китә, сине куябыз”, — дигән иде, риза булмадым. “Миңа яулык бәйләргә кирәк, ә монда акча бирмиләр”, — дидем. Әлмәттә Салиховларның әниләре Гөлҗиһан апа почта начальнигы булып эшли иде. Ул декрет ялына киткәч, шуның урынына кердем мин. Шуннан хезмәт юлым башланды, зарплата да ала башладым, — дип искә алды тормыш итә башлаган елларын Рәмзия апа.

Беркөнне сельпо рәисе Шакиров төшке аш вакытында авылга килә. Күрәсең, кибет бикле булгандыр. Урамда очраклы рәвештә очраган Рәмзия апаны күрә дә, җитәкче: “Тырышып эшләгәнеңне күрәм, син бит кеше урынында гына йөрисең. Кәшифәне чыгарып, сине куям магазинга”, — ди.

– Юк, миңа кеше хакы кирәк түгел, кермим, — дип җавап бирә чая кыз.

Шуннан Карамалы сельпосына “Чайная” мөдире итеп куялар аны. Менә шул вакыттан сәүдә хезмәте башлана да инде Рәмзия апаның. Хезмәт кенәгәсендә аның ике генә язу бар: “1956 елның 1 маенда эшкә алынган һәм 2003 елның 9 маенда пенсиягә киткән”.

Ул вакытта райсобес җитәкчесе булып Клара Хаҗиева эшли иде. Ул, 55 яшемә килгәндә, “Хезмәт ветераны” таныклыгы алып килде. Разыя Кәримова белән бергә килеп котладылар. Хезмәт юлым җиңел генә узмады. Ачлык вакытларына да, юклык чакларына да туры килдек. Кәлҗемә ашап үстек. Аның тәме әле дә тел очында тора. Шул исән калдырды безне. Хәзер яшьләргә сөйләсәң, алар ышанмыйлар. Безнең әнкәй бик тырыш булды, бервакытта да сыердан аерылмадык. Ул кысыр булса, аны сатып, буазын алды. Сөт белән безне ачлыктан исән калдырды. Ул елларда кан чиреннән үлүчеләр дә күп булды. Тормыш юлында төрлесе булды, — дип дәвам итте сүзен туганыбыз.

Тормыш иптәше Ләздәт абый белән бер ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр алар. Уллары Җәүдәт гаиләсе белән Казанда яши, ә үзәк район хастаханәсенең хирургия бүлегендә шәфкать туташы булып эшләүче Резидә Мирзасалихованы белмәгәннәр сирәктер. Аш-су остасына кызын кияүгә, улын өйләндерергә әзерләнгәннәр дә еш мөрәҗәгать итәләр, табын күрке булырлык ризыкларын бер авыз иткәннәр кабат-кабат тәмләп карыйлар. Онык-оныкчыклар куанычы да Рәмзия апаны бик бәхетле итә, яшәргә көч өсти. Гомумән, алдагы көннәргә ышаныч өстәүче, сәламәт булу теләген арттыручы матур теләкләрне күп әйттеләр юбилярга.

Туганыбыз гомергә көчле рухлы, төпле сүзле булды. 25 ел сатучы булып эшләгәннән соң, ул 15 ел авылдашы Фалия Әхмәтҗанованың уң кулы – товар белгече вазифаларын башкарды. Алар авырлыкларны бергә җиңделәр, хәзер дә тормыш мәшәкатьләрен бергә бүлешеп, бер-берсен туганнардай якын итешеп яшиләр. Юбилее белән иң беренче булып тәбрикләүче дә Фалия апа булган. Кызганыч, ул үзе, тормыш иптәше Назыйф абый да, авырып, хастаханәдә яталар. Аларның тизрәк савыгуларын телибез.

– Эшләгәндә, Штирлиц дигән кушамат та тактылар миңа, чөнки, кайсы гына базага барсам да, кирәкле товарны алмыйча кайтмый идём. Миңа һәрвакыт Аллаһы Тәгалә ярдәм итте. Товар көтеп утыручылар: “Әнә килде теге Штирлиц, хәзер бөтен товарны төяп кайтып китәчәк”, — диләр иде. Чыннан да, бервакытта да буш кайтмадым мин. Берәр сорау булса, җитәкчелек белән кереп сөйләшә идём дә, барысын да хәл итә идём. Ничектер тыңладылар, сүзем дә үтте, Аллаһка шөкер. Хезмәт юлым авыр да, мактаулы да булды. Яшь каен агачы, бөгелгәч, киреп торып утырган кебек, авырлыкларга бирешми, кабат торып баса идём. Балаларыма олы рәхмәтлемен, бүгенге яшькә җитүемдә аларның өлеше дә зур. Бәхетле һәм сәламәт булсыннар. Безнең нәсел бик көчле бит. Мине хөрмәт итеп килгән туганнарыма рәхмәтем зур, — диде Рәмзия апа.

Рәмзия апа “Штирлиц” сүзен телгә алуга, “Язның 17 мизгеле” кинофильмы искә төшә. Җаваплы хезмәт башкарган фильм героена тиң булды Рәмзия апа да. Тормыш юлының нинди мизгелендә дә күңел төшенкелегенә бирелмәгән, тәвәккәл, тырыш, уңган туганыбыз бүгенге көндә дә рух ныклыгын саклап яши. Тугызынчы дистәсен тутырса да, ул тик утыруны белми, бер дә эшсез тормый. Гомер иткән Карамалы авылындагы йортында язын, җәен, көзен тормыш гөрли: бакчасында яшелчә-җимеш өлгерә, өй каршындагы миләшкә кунып, кошлар матур җыр сузалар. Көн дә хәлен белергә килгән социаль хезмәткәр Айсылу Әхмәдишина белән дә бик тату, уртак тел табып эшлиләр, яшиләр. Юбилее белән котларга ул да килде. Авылдашлары – хезмәттәше Гөлсинә, Бриллиант апалар да күңелләрендәге истәлекләрне яңарттылар, матур теләкләрен җиткерделәр.

– Каенанасы Салиха апаны бик тәрбияләде бит әле Рәмзия апа. Мөэминә апаны да карады. Бик ярдәмчел, кешелекле, киң күңелле, үрнәк булдың син безгә. Синең һәрвакыт табының мул булды, хәзер дә шулай. Кайчан килеп керсәк тә, суыткычың тулы ризыгың – әзер өчпочмак, пилмән-мантыең, голубцыең булыр. Рәхмәт сиңа, сәламәт бул, чакыруыңа рәхмәт, — диделәр алар.

Рәмзия апа яшьтән үк бик матур җырлый. Якыннарына бүләк итеп, 90 яше тулган көнне дә моңлы җырларын сузды ул. Күңеле дә, йөзе дә, сөбханАллаһ, яшь аның. Паспортындагы саннар бары тик гомер юлының озынлыгына гына ишарәли.

... Тормыш йомгагын сүтә башласаң, гаҗәпкә каласың. Агы да, карасы да кушылып үрелгән җепләрдән торган гомер юлын ахыргача матур үткәннәр менә шундый олы хөрмәткә лаек булалардыр да инде. Яшь чагында ничек тә уза ул, олыгайган көне бәхетле булсын, дип, юкка гына әйтмәгәннәр шул. Рәмзия апа бу яктан да бик бәхетле, чөнки ул кадерле әни, яраткан әби, олы ихтирамга лаеклы туган булып яши. 95ен, 100ен дә бергәләп каршы алырга насыйп булса иде.