Азнакай яшьләре гражданлык никахы турында фикер алышты
Азнакайда «Гаилә атналыгы» кысаларында «Гражданлык никахы: миф яки чынбарлык» темасына «Үз уен» интеллектуаль бәйгесе узды.
Хатын-кызлар советы инициативасы белән, ЗАГС бүлеге ярдәмендә оештырылган чарада яшьләр рәсми никахның хокукый һәм психологик яклары турында фикер алышты. Уен форматында узган очрашуда катнашучылар үз белемнәрен сынап кына калмыйча, үз фикерләрен дәлилләп якларга да өйрәнде. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Чара Татарстанда 1–10 июльдә уза торган «Гаилә атналыгы»ның бер өлеше булды. Республика буенча бу көннәрдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган 700дән артык чара үткәрелә.
#Гаилә һәм мәхәббәт көне
‹ ›
❮
❯

