Image

  • 63
  • 378
  • 40
  • 97
756 SHARES

Табиб кыска видеоларның баш миенә зыян салуы турында кисәтте

31.07.2026 08:03 В Стране

Күпләребез, ял итәм әле, дигән булып, телефонындагы кыска роликларга “кереп китә”. Ләкин 1-2 сәгатьлек мондый “ялдан” соң, баш тубалга әйләнеп, үзеңне тагын да алҗыганрак хис итә башлыйсың. Ни өчен шулай? Бу гадәт нәрсә белән янарга мөмкин?

Табиб-невролог Ирина Преображенская “KP.RU ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шундыйрак сорауларга җавап биргән.

Белгеч әйтүенчә, видеоның эчтәлегенә бәйле бу. Куркыныч роликлар (әйтик, гадәттән тыш хәлләр турында) безне куркытмый, бәлки канәгатьлек хисе генә китерә. Ник дигәндә, телефон карап утырганда безгә берни янамавын белеп торабыз ич! Дофамин гормоны артудан канәгатьлек хисе пәйда була, ләкин ул озакка бармый.

“Баш миенең тискәре хис-тойгыларны кабул итү өчен җавап бирүче өлеше “миндалина” дип атала. Куркыныч видеоларны еш карау аның чиктән тыш “тырышуына” һәм шуңа күрә даими “әзерлек” халәтенә күчүенә китерә. Ягъни баш мие тискәрелеккә бик нык күнеккәнлектән, башка мәгълүматны кабул итә алмый башлый. Организм дофамин теләгәнлектән, һаман саен куркыныч видеоларга тартылу дәвам итә. Бу “дофамин тозагы” дип атала”, – дип аңлатып үткән Преображенская.

Табиб әйтүенчә, куркыныч видеолар гына түгел, гомумән, кыска роликларның барысы да баш миенә зыян сала. Ник дигәндә, баш мие “чүп-чарны” эшкәртүдән арып, хәлдән таерлык дәрәҗәгә җитәргә мөмкин. Невролог фикеренчә, дофаминнан ял итү – гаджетлардан вакытлыча баш тартып тору кирәк.

“Безнең тормышта, гомумән, “дофамин тозагы”на урын калмаска тиеш: борчылу. дулкынлану хисеннән арына алмау, депрессия, йокыга зыян килү, хисси киеренкелек белән бәйле төрле чирләр – барысы да шуңа бәйле”, – дип кисәткән ул.